Казан Кремленең Гавами бинасы ишегалдында рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән экскурсияләр узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремленең Гавами бинасы ишегалдында рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән экскурсияләр узачак

27.12.2022

Казанның яңа иҗтимагый киңлеге — Гавами бинасы ишегалдында рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән экскурсияләр узачак. Катнашучыларга ишегалды тарихы, төзекләндерү барышында нинди эшләр башкарылуы хакында, шулай ук җәен казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, элек Гавами бинасы ишегалды Казанның иҗтимагый тормышында берничек тә катнашмады. Үз вакытында монда ат абзары, тимерче алачыгы, асфальт түшәлгән машина кую урыны була. Ләкин яздан әлеге урынның “тормышында” үзгәрешләр башланды. Проект белән Татарстан шәһәрләрен үстерү институты, «Рождественка» Мәскәү бюросы, Miriada Group Казан компаниясе һәм «Татинвестгражданпроект» шөгыльләнә. Биредә җиргә таш түшәлгән, Гавами бинасы фасадлары һәм Кремль стенасы махсус яктыртылган.

Экскурсияләрне Дарья Моратова («Казан Кремле» музей-тыюлыгы) һәм Зилә Гарипова (Татарстан шәһәрләрен үстерү институты) үткәрәчәк.

4 гыйнвар, 14:00

Тәрҗемәче — Салина Гарнаева

7 гыйнвар, 14:00

Тәрҗемәче — Екатерина Ибәтуллина

Очрашу урыны – Гавами бинасының беренче подъездының керү аркасы (Кремльдәге Яңа ел ярминкәсенә керү урыны).

Экскурсияләргә керү ирекле. Урыннар саны чикләнгән – 8 (986) 917-78-61 телефоны буенча (WhatsApp) алдан теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Гавами бинасы ишегалдында Кремльнең Яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Ишегалды өчен махсус бизәү концепциясе эшләнде, җирлеккә арт-объектлар урнаштырылды һәм 17 метрлы чыршы куелды. Ярминкә дәвамында спектакльләр, музыкаль кичәләр, мастер-класслар һәм башка күңел ачу чаралары узачак. Чараларга керү ирекле. Тулырак программа белән ишегалдының телеграмма-каналында танышырга мөмкин: t.me/pm_kremlin.

Оештыручылар – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽