30.01.2023
«Манеж» күргәзмәләр залыКонцерт «Казан триосы» башкаруында танылган Татарстан композиторларының иҗат әсәрләренә багышланган.
Программада – беренче профессиональ татар пианист-башкаручы Рөстәм Яхин әсәрләре; күренекле композитор, педагог һәм татар профессиональ музыкасына нигез салучы Нәҗип Җиһанов әсәрләре; халык җырлары мотивлары буенча үз симфонияләрен иҗат иткән Александр Ключарев иҗаты белән танышу. Фәрит Яруллинның танылган «Шүрәле» балеты музыкасы, шулай ук Әнвәр Бакировның «Су анасы» балеты ариясе.
Башкаручылар – халыкара конкурслар лауреатлары, ТР Дәүләт симфоник оркестры артистлары, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт филармониясе укытучылары «Казан триосы»: Татьяна Максимова – фортепиано, Асия Гәрәева – скрипка, Александр Дульнев – виолончель.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана
Билет бәясе:
Өлкәннәр – 500 сум
Студентлар, пенсионерлар – 450 сум
18 яшькә кадәрге балалар – 400 сум
Белешмәләр өчен телефон:
8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля