04.03.2023
«Эрмитаж-Казан» үзәге4 – 8 мартта «Эрмитаж-Казань» үзәгендә Александр Македонскийга багышланган күргәзмәдә гаилә уен программалары, хуш исле лоторея уйнату, экскурсияләр, шулай ук күргәзмәгә керү билетына акция узачак.
4, 5 һәм 8 март
14:00 – «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» гаилә уен программасы
Яңа тәэсирләр алырга теләгән ата-аналар һәм кызыклы итеп вакыт үткәрергә теләгән балалар өчен махсус программа.
Бер сәгатьлек экскурсия вакытында сез:
Катнашучыларны бөек гаскәр башлыгы турында уеннар, табышмаклар, мифлар һәм риваятьләр көтә. Александр Македонскийның турындагы бай тарих һәр гаилә әгъзасының исендә калачак.
Билет бәясе: өлкәннәр – 350 сум; пенсионерлар һәм студентлар өчен ташламалы – 250 сум; укучылар өчен – 300 сум.
16:00 – –«Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча хуш ис уйнатулы җыелма экскурсия
Бөек Александрның тормышын һәм империясенең язмышын өйрәнегез. Күргәзмә буенча экскурсия барышында Македония язмышының хронологиясе турында сөйләячәкләр.
Күргәзмә залларының күпчелегендә б.э.к. IV гасырга караган тарихи вакыйгалар тәкъдим ителә. Экскурсия ахырында хуш ис уйнатыла.
Билет бәясе: өлкәннәр – 450 сум; пенсионерлар һәм студентлар өчен ташламалы – 350 сум; укучылар өчен – 250 сум
Билет алу
Пушкин картасы буенча билет алу
8 март
Бары тик 8 мартта акция – барлык Александрларга күргәзмәгә керү билетына 10% ташлама!
Музей кассасында 10:00-17:30 сәгать аралыгында «АЛЕКСАНДР» сүзен әйтегез, исемегезне раслау өчен шәхесне раслаучы документ күрсәтегез һәм билетка ташлама алыгыз.
Барлык программаларга да алдан язылу кирәк:
+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля