24 майда Гавами урыннары ишегалдында Россиядә көнчыгышны өйрәнү тарихы турында лекция узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

24 майда Гавами урыннары ишегалдында Россиядә көнчыгышны өйрәнү тарихы турында лекция узачак

23.05.2023

Гавами урыннары ишегалдында «Фәнни мохит» – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының уртак фәнни-агарту проекты старт ала.

2023 елның 24 маенда 19:00 сәгатьтә Гавами урыннары ишегалдында тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартыновның «Россиядә көнчыгышны өйрәнү серләре: Казан дөньяда ислам цивилизациясенең төньяк үзәгенә ничек әверелде» дигән темага лекциясе узачак.

Дмитрий Мартынов Россиядә көнчыгышны өйрәнү тарихы турында сөйләячәк – аның барлыкка килүеннән, Санкт-Петербургта төп үзәккә нигез салудан, Казанда көнчыгыш телләрен һәм мәдәниятләрен укыту традицияләрен саклаудан алып, 2000 елда Казан көнчыгышны өйрәнү институтының яңадан торгызылуына кадәр чорны колачлаячак.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре – көнчыгышны өйрәнү үзәге, дөньяда ислам цивилизациясенең төньяк форпосты. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы вакытында ук Идел буенда ислам фәлсәфәсен, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнү үзәкләре булган. Бу хакта тулырак 24 майда лекциядә белергә булачак.

Кайчан: 2023 елның 24 маенда 19:00 сәгатьтә

Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары ишегалды, күл янындагы амфитеатр

Лектор: Дмитрий Мартынов, тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры

Лекциягә керү ирекле

*Оештыручылар-«Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽