Казан Кремле арт-медиацияне башлап җибәрә: беренче очрашу «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсендә узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле арт-медиацияне башлап җибәрә: беренче очрашу «Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсендә узачак

2023 елның 22 июнендә 16:30 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары күргәзмә залларында беренче арт-медиация – «Бөек дала хәзинәләре» экспозициясе белән танышуның интерактив форматы узачак.

Соңгы вакытта медиация форматы популярлаша бара, чөнки монда, экскурсияләрдән аермалы буларак, һәр катнашучы күргәзмә турында мәгълүмат кына алмый, ә шулай ук үз тәэсирләре һәм интерпретацияләре белән уртаклаша, күргәннәре турында фикер алыша һәм, бәлки, башка карашларны ишетә һәм кабул итә ала. Бу эштә музейның медиатор-хезмәткәре ярдәм итә, ул күргәзмә һәм тамашачы арасында арадашчы вазыйфасын башкара.

«Бөек дала хәзинәләре» күргәзмәсе күчмә кабиләләренең борынгы цивилизациясе шедеврларының чын хәзинәсе булып тора. Биредә бронза гасырыннан алып урта гасыр башына кадәрге чор экспонатлары тәкъдим ителә: алтын бизәнү әйберләре, кораллар, кием-салым, савыт-саба һәм башкалар.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары күргәзмә заллары җитәкчесе Ксения Яровинская билгеләп үткәнчә: «Без диалог вакытында сакларның кем икәнлеген аңларга тырышырбыз, риваятьләр тыңларбыз һәм аларның борынгы заманның чын вакыйгаларына кагылышлымы-юкмы икәнен аңларбыз; «җәнлек-җанвар сынында» башкарылган алтын шедеврлар белән хозурланырбыз һәм ни өчен зәркәнчеләр нәкъ менә шушы хайваннарның кулланылуын фаразларга тырышырбыз, шулай ук ни өчен курганнарда кешеләр белән бергә күп атлар күмелгәнен белербез».

Кайчан: 2023 елның 22 июнендә 16:30 сәгатьтә

Кайда: Казан Кремленең Гавами урыннары, 1 подъезд

Билетны сылтама буенча үтеп алырга мөмкин

Белешмә

Гадәти экскурсиядән аермалы буларак, белгеч кунакларны алдан әзерләнгән маршрут буенча алып бармый, экскурсиянең эчтәлеге төгәл язылган планнан тайпылып, тамашачылар белән аралашуга бәйле рәвештә аны үзгәртә ала. Экскурсовод тарихи фактлар һәм үз белемнәренә таянып лектор буларак чыгыш ясый. Медиатор исә, тыңлаучыларның фантазиясенә, хисләренә һәм хәтеренә мөрәҗәгать итеп, сорау бирә. Экскурсовод тамашачыга экспонатның кыйммәтен аңлата. Медиатор басымны экспонаттан тамашачыга күчерә, шулай итеп аңа бу эшнең ни өчен кызыксыну уятуын үзе хәл итәргә тәкъдим итә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽