01.08.2023
Пәнҗешәмбе көнне Гавами урыннары ишегалдында «Кремльдә Ольга Скепнер белән JAZZ» фестиваленең дүртенче концерты уза. Кичә программасында Леван Ломидзе һәм Blues Cousins төркеме чыгышы.
Леван Ломидзе – блюзның туган илендә танылган беренче Россия гитаристы. 2002 елда Леван Вашингтонның блюз җәмәгатьчелеге белән АКШ буенча 5 тур үткәрү турында озак вакытлы килешү төзелә. Ул килешү нигезендә Леван Американың иң дәрәҗәле блюз-фестивальләрендә чыгыш ясый. Гомумән алганда 100 дән артык концерт уздырыла. «Blues Sur Sein 2000» фестивалендә (Франция) Леван тамашачылар мәхәббәте бүләге белән бүләкләнә, ә «Blues Cousins» 57 төркем арасында иң яхшы төркем дип таныла.
«Доктор Блюз» (Открытое Радио) тапшыруын тыңлаучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча Леван Ломидзе Россиянең иң яхшы блюз музыканты дип санала. 2005 елда Американың Jazz Stream Records компаниясе Леванның Live in USA альбомын яздырып чыгара.
Audio-Video, Music Box, Guitars.ru журналлары бәяләве буенча Леван Россиянең иң яхшы ун гитарачысының берсе дип таныла. «Кремльдә Jazz» фестивале 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Концертлар пәнҗешәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Гавами урыннары ишегалдында уза. Концертлар программасы белән танышырга һәм билетларны сылтама буенча сатып алырга мөмкин. Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля