«Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлеген тулыландыручы тавыш инсталляцияләре үткәннән хәзерге заманга эндәшә, тарихның күп тавышлылыгын кабатлый. Төрле тарихи чорлардан ишетелгән тавышлар вакыйгаларның калейдоскобын җанландыра, вакытның кискен борылышларында Казан Кремле язмышын ачып бирә.
Гасырлар дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан сузылган сәүдә юллары Казан аша үткән. Казан Кремле Бөек Идел елгасы ярында урнашкан зур, шау-шулы, күп тавышлы шәһәрнең җәлеп итү ноктасы, бөек һәм кече кыйммәтләрнең, рухи һәм көнкүреш дөньяларның, дәүләтләр һәм кеше язмышларының бергә берегеп , кушылып искиткеч шаукымын тудырган урыны.
Тавышларны тыңлап әлеге тарихи шәһәр шаукымына кушылыгыз!
Инсталляцияне әзерләделәр:
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля