«Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлеген тулыландыручы тавыш инсталляцияләре үткәннән хәзерге заманга эндәшә, тарихның күп тавышлылыгын кабатлый. Төрле тарихи чорлардан ишетелгән тавышлар вакыйгаларның калейдоскобын җанландыра, вакытның кискен борылышларында Казан Кремле язмышын ачып бирә.
Кремльнең Спас манарасы тарихы XVI гасыр уртасында төзелеш башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр дәвер эчендә тышкы күренешендәге үзгәрешләрне чагылдырган картиналар аша җанлана. Әлеге сюжетның төп герое, вакытның метафорик символы – манара сәгате. Алар башта гап-гади механик була, тора-бара автомат суга торган курантларга алыштырыла. Сәгать телләре мизгелләрне санап мәңгелеккә әверелдерә.
Тавышлар тыңлап манара эченә рәхим итегез!
Инсталляцияне әзерләделәр:
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля