26.02.2024
7 мартта 10:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «”Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе буенча экскурсия, 14+
Алдан язылу буенча – «Кремль турында сөйлибез» күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен капшап карау макеты булган күчмә программа.
Музей җирлеге буенча мөстәкыйль сәяхәтләр өчен тифлоаңлатмалы видео-экскурсияләр бар.
17 мартта 15:15 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «”Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе буенча рус ишарәләр телендә экскурсия, 14+
Казан Кремле җирлеге, музейлары һәм күргәзмә заллары буенча мөстәкыйль сәяхәт өчен видео-экскурсияләр бар.
3 мартта 16:00 сәгатьтә балалар өчен Спас манарасы музее буенча экскурсия, 6+
Музей-тыюлыкка килергә әзерлек өчен социаль тарихлар бар.
Көн саен вакытлыча файдалануга алырга мөмкин:
Бәясе: түләүсез. Ташламалар турында таныклыкны күрсәтергә һәм шәхесне раслаучы теләсә нинди документны (паспорттан тыш) залогка калдырырга кирәк.
Экскурсиягә язылу өчен телефон номерлары:
+7 (843) 567-81-22, +7 (904) 664-16-95 (WhatsApp) (урыннар саны чикләнгән)
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля