Югалган дөньяларга сәяхәт - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Югалган дөньяларга сәяхәт, 6+

Музейлар буенча

Татарстан табигать тарихы музее

30 мин.

Экскурсиянең тасвирламасы

Экскурсия музейның икенче катындагы алты залда үтә.

Катнашучыларга үзләрен күптән юкка чыккан дөньяны өйрәнүче галим-палеонтолог  ролендә  сынап карарга туры киләчәк. Залдан залга күчеп, алар умырткалы балыклардан башлап кеше пәйда булуга кадәр үсеш этапларын тикшерәчәк. Һәр залда катнашучыларны ачышлар һәм күп кенә сорауларга җаваплар көтә. Ташка әйләнү процессы ничек бара, казылма организмнар ничек төзекләндерелә, палеонтологик казу эшләре ничек алып барыла, тешләр ярдәмендә туганнарны ничек табып була, кошлар һәм динозаврларның уртак яклары һәм башка сораулар. Экскурсия барышында катнашучылар әйләнә-тирә дөнья турында үз белемнәрен куллана ала.

Экскурсиягә алдан язылу өчен телефон номерлары: