16.04.2024
Спас манарасы музееРухи шигырьләр һәм җырлар Бөек пост вакытына багышланган рус халык мәдәниятенең аерым жанры. «Духов день» ансамбле хәзерге авторларның рухи шигырьләрен һәм җырларын башкарачак. Алар арасында шагыйрьләр һәм бардлар Андрей Мисин, Надежда Сосновская, Юлий Ким, Владимир Бережков, Сергей Старостин, Александр Батраков. Шулай ук берничә борынгы халык шигыре яңгыраячак.
Датасы: 2024 елның 22 апреле
Вакыты: 18:30
Адрес: Казан Кремле, Спас манарасы музее
Бәясе: музейга керү билеты буенча
«Духов день» ансамбле республиканың әйдәп баручы фольклор коллективларының берсе булып тора. Ансамбль җитәкчесе – Луиза Илдус кызы Леонтьева, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ансамбль үзе «Татарстан Республикасының Халык үзешчән коллективы» статусына ия, А.Столыпин фондының «Мирас саклаучылар» дәрәҗәле федераль премиясе лауреаты.
Репертуарында Россиянең төрле өлкәләренең музыкаль фольклоры: торгызылган борынгы йолалар, календарь һәм лирик җырлар, борынгы әкиятләр һәм күрәзәчелек, хорводалар, илебезнең төрле төбәкләрендәге уеннар һәм биюләр. Җырлау еш кына борынгы халык уен коралларында уйнау белән озата бара. Ансамбль көченнән килгәнчә рус халкының һәм бигрәк тә Казан губернасының халык традицияләрен торгызырга һәм өйрәнергә тырыша.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля