18.04.2024
24 апрельдә Гавами урыннарда «Кошларда гаилә кору турында» лекция узачак. Кошлар мең еллар дәвамында кеше янында яшиләр, һәм без аларга шулкадәр күнеккән ки, алар турында барысын да беләбез кебек. Әмма, канатлы дусларыбызның тормышында бик күп серле, кызыклы һәм көтелмәгән нәрсәләр бар.
Лекциядә кошларның үзләренә тормыш иптәшен ничек сайлавы, гаиләләренең ничек формалашуы, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре һәм үз балаларын ничек тәрбияләүләре турында сөйләячәкләр.
Лектор – Рәхимов Илгизәр Ильяс улы, орнитолог, биология фәннәре докторы, профессор, КФУның Биология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире.
Лекция рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк.
Керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлү кирәк
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля