«Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» XVIII Бөтенроссия импровизация музыкасы фестивале Казан Кремленең Туп утары ишегалдында 4 июльдән 22 августка кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.
Быел музей-тыюлыкта сигез концерт узачак. Сәхнәдә танылган импровизация һәм джаз музыкасы осталары: Мариам Мерабова һәм Miraif, Алина Ростоцкая квартеты, Олег Аккуратов һәм Алексей Архиповский чыгыш ясаячак. Фестивальнең икенче яртысында тамашачыларны Вадим Эйленкриг, Этери Бериашвили, Ольга Скепнер, Андрей Руденко һәм Алексей Чумаков сөендерәчәк.