04.07.2024
Казан Кремленә килүчеләрнең берьюлы ике кызыклы күргәзмә белән уңай бәядән танышу мөмкинлеге туды. «Эрмитаж-Казан» үзәге һәм Гавами урыннары күргәзмә заллары «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» һәм «Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәләренә бердәм билет эшләтеп җибәрде.
Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсендә рәсем һәм сынлы сәнгать, графика, декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре XVI гасырдан ХХ гасыр башына кадәр алдавыч төрләренең күптөрлелеген күрсәтә.
«Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәсендә Киров өлкәсе музейлары тупланмаларыннан Нократ сәнгать музее, Яран туган якны өйрәнү музее, Слободск туган якны өйрәнү музее, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм шәхси тупланмалардан ике йөздән артык иртә совет сәнгате вәкилләренең әсәрләрен күрергә мөмкин. Бу Николай Фешин, Василий Кандинский, Александр Родченко, Варвара Степанова, Иван Клюн, Ольга Розанова, Георгий Лазарев һәм башка осталарның эшләре.
Бәясе: өлкәннәр өчен – 600 ₽, студентлар һәм пенсия яшендәгеләр өчен – 400 ₽
Бер билет билет сатып алынганнан соң ике көн дәвамында гамәлдә була
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля