Казан Кремлендә «Оста фигыль – яңа формат» бәйгесендә җиңүчеләр өчен профессиональ тренинг узды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Оста фигыль – яңа формат» бәйгесендә җиңүчеләр өчен профессиональ тренинг узды

Казанда 24-29 июньдә «Оста фигыль – яңа формат» бәйгесендә җиңүчеләр өчен профессиональ тренинг узды. Ул 2016 елда Потанин Фонды, Дәүләт Эрмитажы һәм Екатеринбург сынлы сәнгать музееның уртак инициативасы белән оештырыла. Быел проект «ПРО АРТЕ» фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Мәдәният өлкәсендә журналистлар һәм блогерлар өчен «Оста фигыль» һөнәри осталык бәйгесе озак вакыт Дәүләт Эрмитажы директорының күргәзмәләр һәм үсеш буенча урынбасары булып эшләгән Владимир Матвеев исемен йөртә. Ул «Зур Эрмитаж» проектын булдыруга зур өлеш кертә,  Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә, шул исәптән «Эрмитаж-Казан» үзәгендә музейның юлдаш үзәкләрен булдыруны үз эченә ала.

Быел тренинг Казанда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм «Эрмитаж–Казан» үзәге нигезендә узды. Тренинг экспертлары:

  • «Артгид» сәнгать порталының баш мөхәррире Мария Кравцова,
  • «Санкт-Петербург» телеканалының «Культурная эволюция» программасын алып баручы һәм редакторы Александра Мымрина,
  • «Культурное просвещение» оешмасы президенты, режиссер, социолог Вадим Овчинников,
  • «Партнерский материал» подкасты авторы Лидия Кравченко,
  • «Знакомьтесь, Нижний» телеграм-каналының баш мөхәррире, журналист Мария Гончарова.

Россиянең төрле шәһәрләреннән 17 җиңүче телеграм-канал һәм подкаст булдыру һәм аны алга таба үстерү практикаларын өйрәнде; июнь аенда күргәзмә залларында ачылган «Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәсе мисалында мәдәни вакыйгаларны яктырту форматын тикшерде; «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре һәм «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе рәссамнары белән эшләгәндә интервью жанрында практика үтте; Казан Кремле музейларының вакытлы күргәзмәләрендә һәм даими экспозицияләрендә булды; Эрмитаж-Казан үзәгендә экспонатлар ротациясен күзәтте.

Шулай ук катнашучылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов һәм Татарстан Республикасы Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова, Казан Яшьләр театры матбугат сәркатибе Валерия Завьялова һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте башлыгы Юлия Нуриева катнашындагы дискуссиядә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәни институтларның үзара эшчәнлеге тәҗрибәсе турында фикер алышты.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽