07.08.2024
Гавами урыннары шегалдында «АБЫЙ&САБЫЙ» һөнәрчелек үзәгеннән бушлай осталык дәресләре дәвам итә. Яңа дәрестә һәр катнашучы үз куллары белән самолет формасында брелок ясаячак.
Очрашуда балалар күн эшенең төп алымнарын үзләштерәчәк. Профессиональ кораллар белән эшләячәкләр (киянкалар, кыскычлар һ.б.). Брелокны сумкага яки рюкзакка элеп куярга мөмкин булачак.
Кайчан: 11 августта 17:00 сәгатьтә
Кайда: Гавами урыннары ишегалды
Катнашу түләүсез, сылтама буенча теркәлергә кирәк
*Урыннар саны чикләнгән. Яңгыр яисә һава температурасы 15 градустан түбән булган очракта, осталык дәресе «АБЫЙ&САБЫЙ» һөнәрчелек үзәгендә үткәреләчәк.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля