09.08.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәгеДәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе кысаларында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә балалар сәнгать эшләренең инклюзив бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Бәйгедә ишетмәүче һәм начар ишетүче балалар, шулай ук ишетмәүче ата-аналарның 12-18 яшьлек балалары катнаша ала.
1 адым. Гариза тутыру
2024 елның 16 августына кадәр
Бәйгедә катнашучыларның барысына да Нигезләмә белән танышырга һәм катнашуга гаризаны 2024 елның 16 августына кадәр тутырырга кирәк. Җавап итеп без почта аша хат җибәреп сезнең катнашуны расларбыз.
Зинһар, сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин булган актуаль телефон номерыгызны һәм почтагызны күрсәтегез! Әгәр телефон номеры яки почта дөрес булмаса һәм без бәйгедә катнашучы белән элемтәгә керә алмасак, аның гаризасы каралмаячак.
2 адым. Танышу этабы
2024 елның 19-23 августы
Бәйгедә катнашучыларның барысын да Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән «”Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе буенча экскурсия көтә.
3 адым. Иҗат итү этабы
2024 елның 24 августы – 14 сентябре
Күргәзмә мотивлары һәм әсәрләре буенча сәнгать эшләре иҗат итү.
Эшләрне иҗат иткәндә түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
Шулай ук бәйгедә катнашучының нигезләмәдә бирелгән анкетасын тутырырга һәм эш белән бергә алып килергә яки почта аша җибәрергә кирәк..
Бәйгедә катнашучыларның эшләренең төп нөсхәләрен һәм Бәйгедә катнашучыларның анкеталарын 420111, Казан, Кремль, 522 а/я адресына җибәрергә яки бәйгенең оештыру комитетына мөстәкыйль рәвештә Казан шәһәре, Кремль, 1 йорт, 80 корпус, «Эрмитаж-Казан» үзәге, 3 кат, +7 (843) 567-80-34 адресы буенча 2024 елның 14 сентябренә кадәр тапшырырга кирәк.
4 адым. Бәйге этабы
2024 елның 15 сентябре
Бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү һәм игълан итү. Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге «Казан Кремле» музей-тыюлыгы рәсми сайтында бастырылачак.
5 адым. Күргәзмә этабы
2024 елның 23 сентябре-20 октябре
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә бәйгедә җиңүчеләрнең сәнгать эшләре күргәзмәсен ачу һәм уздыру.
Контактлар: +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34, hermitage@kazan-kremlin.ru
*Бәйге Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсендә инклюзив программа кысаларында үткәрелә
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля