23.08.2024
«Эрмитаж-Казан» үзәге«Эрмитаж-Казан» үзәге Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсенең вакытын озайта. Казан халкы һәм кунаклары 2024 елның 27 октябренә кадәр уен зоналары, капшап карау мөмкинлеге булган, хуш исле һәм мультимедиа станцияләре белән интерактив күргәзмәдә дөнья музее шедеврларын күрә алачак.
Күргәзмәдә сәнгать алдавычлары, тамашачыга шулкадәр виртуоз бирелгән иллюзор сурәтләр тәкъдим ителгән ки, ул аларны чынбарлык дип кабул итә. Алдавычлар тамашачы кабул итүе белән уен алып бара: яссы предметлар күләмле, якын предметлар еракка әйләнә; иллюзия чынбарлыкка әверелә. Күргәзмәдә тамашачылар кызыклы сценарийларга эләгеп, алдавыч-предметларны чишүнең мавыктыргыч уенына чакырыла.
2024 елның 23 февраленнән күргәзмәне 85 меңнән артык кеше караган!
Һәр килүче күргәзмәгә килүнең үз форматын табачак:
Киләчәктә күргәзмәдә тагын бер коллаборация, уен-квестны эшләтеп җибәрү, шулай ук төрле яшьтәге килүчеләр өчен махсус тәкъдимнәр планлаштырыла.
Билет бәясе: өлкәннәр – 350 ₽, ташламалы (студентлар, пенсия яшендәгеләр) – 250 ₽, 18 яшькә кадәрге балалар ата – аналары белән шәхси кергәндә – түләүсез.
Билетларны музей кассасында, онлайн һәм Пушкин картасы буенча сатып алырга мөмкин.
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат).
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля