Казан Кремлендәге ДәртФест - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендәге ДәртФест

27.08.2024

30 августта Казан Кремлендә икенче «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Республика көнендә фестиваль кунакларын тере татар музыкасы белән ике сәхнә, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендларыннан дизайн-маркет, шулай ук «Акыл фабрикасы »лекорие көтә.

Фестиваль кунаклар өчен көндезге 12 сәгатьтә дизайн – маркет белән ачылачак, анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук көндез гаиләләр һәм кечкенә кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшләячәк.

Шәһәр халкының яраткан урынында, Гавами урыннары ишегалдында зур сәхнә урнашачак. Биредә Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме һәм Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin чыгыш ясаячак. Зур сәхнә программасының дулкынландыргыч өлеше булып локаль инди-музыкантлар башкаруында Зули Камалова трибьюты булачак.

Кече сәхнә Туп сараенда урнашачак, анда яшь артистлар һәм Garipov, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Al Su, Elina, Алма, lunami, qaynar инди-төркемнәре чыгыш ясаячак. Ә сәхнә хедлайнеры TATARKA булачак, аны Казан белән күптәнге иҗади мөнәсәбәтләр бәйли.

Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шунда ук Туп сараенда подиум урнашачак, анда милли компонентлы кием һәм аксессуарлар тудыручы Татарстан дизайнерлары катнашында мода күрсәтүе узачак. Күрсәтүнең музыкаль кунаклары – битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru.

Быел фестиваль программасы киңәя һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы катнашында «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен үз эченә алачак.

Фестиваль программасы:

12:00 – 21:00 дизайн-маркет

12:00 – 18:00 балалар мәйданчыгы

12:00 – 20:00 гаилә мәйданчыгы

15:00 – 17:00 мода күрсәтү

12:00 – 18:00 «Акыл фабрикасы» лекорие

17:30 – 22:00 Зур һәм кече сәхнәләрдә концерт программасы

Фестивальнең тулы программасы һәм картасы белән «ДәртФест 2024» фестиваленең социаль челтәрләрендә: Вконтакте һәм Телеграмда танышырга мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽