Кол Шәриф мәчетендә «Хаҗ. Хисләр һәм кичерешләр» фотокүргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кол Шәриф мәчетендә «Хаҗ. Хисләр һәм кичерешләр» фотокүргәзмәсе ачылды

Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете галереясендә «Хаҗ. Хисләр һәм кичерешләр» фотокүргәзмәсе ачылды.  Экспозициядә Согуд Гарәбстаныннан рәссам Мәрван Әмин Фатани эшеләре. Тамашачы Мәккәдәге Харам мәчетен һәм Кәгъбәне, изге шәһәр тирәсендәге Арафат тавын һәм Мөздәлиф үзәнен, Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетен ерактан да якыннан да күрә ала.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин билгеләп үткәнчә: «Бүген «Алтын мөнбәр»  XX халыкара кинофестиваленең беренче көнендә без барлык мөселманнар өчен мөһим һәм якын булган матур күргәзмәне ачабыз. Ул исламда аерым урын алып торган хаҗга багышлана».

Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин барлык мөселманнарның Хаҗ турында белүен һәм анда барырга теләүләрен өстәде. Фотокүргәзмә бу изге урынның матурлыгын күрсәтә һәм Кол Шәрифтә аерым урын алды.

Күргәзмә авторы Мәрван Әмин Фатани Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, ТР Мәдәният министрлыгына һәм музей-тыюлык җитәкчелегенә проектны оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Минем өчен хаҗ турында шәхси кичерешләрем белән уртаклашу бик кыйммәтле, мин аларны фотосурәтләр аша җиткерә алам», – диде рәссам.

Проектта 25 фотосурәт тәкъдим ителә. Бер яктан – хаҗиларның кичерешләрен күзәтергә мөмкинлек бирә торган хисләрне сәнгати тикшерү. Икенче яктан – көннең төрле вакытында Мөбарәк Мәккәнең мәдәни-табигый ландшафтын документаль теркәү, ул зур һәм кече хаҗның – хаҗ һәм гомршнең мәһабәтлегенә һәм масштабына соклану мөмкинлеге тудыра. Фотокүргәзмәне таймлапс һәм гиперлапс техникасында төшерелгән ике фильм тулыландыра. Квадрокоптерлардан төшерүләр уникаль шәһәр – Мәккәнең сулышын тоярга мөмкинлек бирә. Монтажның үзенчәлекле ысуллары дөнья цивилизациясенең тарихи үзәкләренең берсенә хаҗ кылуның ничек оештырылуы белән таныштыра.

Фотосурәтләр авторы Мәрван Әмин Фатани профессиональ фотография белән 1990 елдан шөгыльләнә. Мәккә һәм изге урыннарны төшерүдә махсуслаша. Мәккә шәһәренең Мәдәният идарәсе белән бәйле Мәккә иҗади киноклубының җитәкчесе. Клуб оештырган фильмнар һәм фотокүргәзмәләр кешеләрне ислам дөньясының изге шәһәрләре белән таныштыра. Россиядә беренче тапкыр Мәккә иҗади киноклубы проектны Казанда тәкъдим итә.

Күргәзмә 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Эш графигы: көн саен 9:00-19:00 гә кадәр

Адресы: Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете

Элемтәләр: +7 (843) 567-81-52

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽