Башта… - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Эш режимы

Дш выходной
сш-пнҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты150
18 яшькә кадәрге балалар өчен түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

Күргәзмәнең тасвирламасы

Рәссам, график һәм куратор Ләйлә Фәизованың «Башта…» шәхси күргәзмәсендә христиан тематикасына төрле техникада башкарылган 15 эш тәкъдим ителгән: акрил рәсем сәнгате, коллаграфия һәм ксилография.

Ләйлә Фәизова – Төмәннән алып Дакарга кадәр (Сенегал) күмәк күргәзмәләрдә катнашучы, Россия рәссамнар иҗат берлеге әгъзасы, «Графком» иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Зөя утрау-шәһәрлеге» ГИАХМЗ Зөя арт-резиденциясе кураторы һәм Казан епархия иконалар остаханәсе иконасы ясаучысы.

Экспозиция өч өлештән тора, алар православие тәгълиматы формалашу этапларын символлаштыра. Беренчесе – Чыганак – Иске васыять тарихын чагылдыра. Икенче өлеше – Туу – Яңа васыять тарихы Раштуадан башлана. Өченчесе, төгәлләүче –Шушы мизгелдә – төп православие образларының заманча вариантларын күрсәтә.

Бу эшләр тамашачыны христиан диненең барлыкка килү юлына – Гадән бакчасына, православие кодына һәм христиан матрицасына кадәр алып бара. Образны тулырак кабул итү өчен, һәр эшкә Изге язмалардан һәм төрле чорларның күренекле чиркәү эшлеклеләре хезмәтләреннән фрагментлар сайлап алынган. Шулай итеп, тамашачыга һәр эшнең асылына чумарга, аның белән әңгәмә корырга тәкъдим ителә.