Казан Кремлендә Казахстанның бөек шәхесләренә багышланган күргәзмә ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә Казахстанның бөек шәхесләренә багышланган күргәзмә ачылачак

7 ноябрьдә Казан Кремленең Гавами урыннар күргәзмә залында «Кешелекне үзеңнең кардәшеңне яраткан кебек ярат… » күргәзмәсе ачыла. Проектны Абай өлкәсе Мәдәният көннәре кысаларында «Җидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы әзерли.

Күргәзмәдә өлкәнең бөек шәхесләре – Абай Конанбайулы, Шәкәрим Кудайбердыулы, Мохтар Ауэзов белән бәйле экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Бу шәхси әйберләр, китаплар һәм кулъязма материаллар Татарстан халкын аларның тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак.

1885 елда, исән чагында, Абай шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена казакъ халкының тормышын һәм көнкүрешен төрле яклап күрсәткән 60 тан артык экспонат тапшыра. Соңрак, 1964 елда, аларның 23 е музей-тыюлыкка бирелә. Шуларның кайберләре күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Бу – думбра һәм шагыйрьнең ир-ат ау билбавы, күсәк, сугыш балтасы, күн савыт һәм башкалар. Күргәзмәдә шулай ук Абай укыган мәдрәсәдән китаплар тәкъдим ителәчәк. Бу XVIII-XIX гасырлардагы гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә уникаль басмалар.

Экспозициядә шулай ук Шәкәрим Кудайбердыулы һәм Мохтар Ауэзовның шәхси әйберләре булачак. Тамашачылар игътибарына танылган Казахстан рәссамы А. Кастеев әсәрләре дә тәкъдим ителә. Күргәзмәдә музей-тыюлык фондларыннан барлыгы 80нән артык экспонат тәкъдим күрсәтелә.

Тантаналы ачылыш 7 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә уза. Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә керү – ирекле.

Эш режимы: пәнҗешәмбе – 12:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә – 10:00-12:00.

Адрес: Гавами урыннар күргәзмә заллары, 1 подъезд, 2 кат

Белешмә

Казахстандагы 1940 елда Семей шәһәрендә ачылган беренче Абай әдәби-мемориаль музее  хәзерге вакытта республика музей-тыюлыгы булып тора. Аңа Абай өлкәсенең төрле төбәкләрендә урнашкан 10 музей керә.

Семей шәһәре – Казахстанның мәдәни һәм тарихи үзәге. Күптән түгел яңадан өлкә үзәге статусын алган бай тарихлы шәһәрне нәкъ шулай атыйлар. Тагын бу казакъ халкының бөек уллары: Абай Конанбайулы, Шәкәрим Кудайбердыулы, Мохтар Ауэзовның туган җире.…

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽