02.04.2025
«Несвиж» милли тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында (Несвиж шәһәре, Беларусь Республикасы) «Татарстан Республикасындагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары» күргәзмәсе эшли башлады. Проект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Несвиж замогын кертүгә 20 ел һәм Казан Кремлен кертүгә 25 ел тулуга багышланган.
Күргәзмә Несвиж замогына килүчеләрне Татарстан Республикасы җирлегендәге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән дүрт объект белән таныштыра: Казан Кремленең тарих-архитектура комплексы, Болгар тарих-археология комплексы, Зөя утрау-шәһәрлегенең Успение соборы һәм монастыре, Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре.
Күргәзмәнең нигезе – Бөтендөнья мирасы һәйкәлләренең фотосурәтләре. Фоторәсемнәр әлеге проект өчен Казан фотографы, Россия фоторәссамнар берлеге әгъзасы Валерий Павлов тарафыннан махсус ясалган. Һәр бүлектә ЮНЕСКО объектының универсаль кыйммәте турында сөйләүче аннотация бар.
Күргәзмә 2025 елның 15 маена кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның ноябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Несвиж – дөнья мәдәнияте казанышы» зур проекты – Беларусь Республикасы Президенты премиясе лауреатлары Александр Алексеев һәм Олег Лукашевич фотосурәтләре күргәзмәсе ачылды һәм эшен дәвам итә. Бу проект кунакларга һәм Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләргә архитектура һәйкәлләре һәм Несвиж замогының музей коллекцияләре турында сөйли. Шул рәвешле, хәзер Несвиж замогында ачыла торган проект «Несвиж» һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыклары арасында хезмәттәшлекне дәвам итә.
Фотосурәтләр Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля