Казан Кремле «Спас манарасы сере»аудиоспектакленә чакыра - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле «Спас манарасы сере»аудиоспектакленә чакыра

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы һәм Казан ТЮЗы Спас манарасы музеенда вакыт серләре буенча аудио-сәяхәт башлап җибәрә.

Бу Казан Кремленең иң кызыксынучан һәм яшь кунаклары – 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен беренче музей аудиоспектакле. Тамашачыларга урта гасыр манарасын карарга гына түгел, Казан ныгытмасы төзелгән барлык чорлар белән дә танышырга туры киләчәк.

Аудиоспектакль форматы – музейга бөтен гаилә белән килү өчен уңайлы мөмкинлек. Балалар экспонатларны уен формасында өйрәнә һәм өлкәннәргә экскурсия узарга тәкъдим ителгән вакытта спектакль тарихына чума ала, яки гадәти аудиогид тыңлый ала.

«Спас манарасы серләре» – квест-маҗара, анда иң мөһиме-үзара аңлашу һәм ярдәм итү, кыюлык һәм үз билгеләнешеңне ачарга әзерлек. Үз-үзләрен танып белү юлын узгач кына безнең яшь геройларыбыз манараны, хәтта бөтен бер шәһәрне дә бәладән коткара алачак.

Спас манарасы музее һәм ТЮЗ вакыт эчендә сәяхәт иткәндә иң мөһиме – үзеңне табарга мөмкин!

Аннотация:

Беләсезме, элек-электән дөньяның һәр шәһәрендә сәгать манаралары булган? Чөнки күпчелек халык үз сәгатьләрен нәкъ менә шулар буенча тикшергәне. Борынгы Казан шәһәрендә вакытны Спас манарасы саклый. Ә сәгатьләрне, теләсә кайсы урта гасыр манарасындагы кебек үк, сәгать остасы карый. Спас манарасының сәгать саклаучысы – яшь Хроникус, ул шаян һәм кызыксынучан, аңа кунакка килгән малайлар һәм кызлар белән аралашырга ярата. Ә тагын аның иң изге теләге бар. Сез аңа ярдәм итә аласыз, бары тик яшерен шифрны чишәргә, заман һәм чор өермәсендә югалып калмыйча, ахырына кадәр барып җитәргә генә кирәк.

Иҗади команда:

Режиссер – Радион Букаев

Драматург – Маргарита Кадацкая

Рәссам – Надежда Иванова

Композитор – Әлфит Фәрхәдшин

Спектакль Казан Кремленең Спас манарасы музеенда администратор озатуында, колакчыннарда, артистлар катнашыннан башка уза.

Элемтәләр: 8(843)567-80-20spass@kazan-kremlin.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Спас манарасы музее (керү урыны 1 май мәйданы ягыннан)

Эш режимы: сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10.00-18.00, җомга 11.00-20.00.
1 майдан 29 сентябрьгә кадәр дүшәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе 10.00-18.00, җомга 11.00-20.00.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽