«Музейлар арасында әңгәмә» Бөтенроссия музей конференциясенә теркәлү тәмамлана - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Музейлар арасында әңгәмә» Бөтенроссия музей конференциясенә теркәлү тәмамлана

15.07.2025

2025 елның 18-20 сентябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Музейларга балалар һәм яшүсмерләр белән ничек дуслашырга» темасына «Музейлар арасында әңгәмә» Бөтенроссия музей конференциясе узачак. Конференция кысаларында Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында күчмә секция планлаштырылган.

Быел без музейларны мөһим темалар – балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе белән эшләү турында фикер алышуга чакырырга телибез. Музейлар даими рәвештә үз программаларын, иң кечкенә кунаклардан алып яшүсмерләргә кадәр балалар аудиториясен җәлеп итү стратегияләрен эшли һәм камилләштерә. Без кейс-сессияләр форматындагы иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышырга телибез. Конференция музейларга үсеп килүче аудиториянең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен ничек яхшырак аңларга дигән сорауга җавап бирергә тырышачак.

Конференция темалары:

1.         Музейда балачак: балалар музей үзәкләрен булдыру тәҗрибәсе

2.         Музей белән үсәбез: музей программалары балаларны олыгаюның һәр этабында ничек озата бара

3.         Нәниләр өчен музей: иң кечкенәләр өчен программалар

4.         Музей дәресе: музейларга ничек мәктәп программасының бер өлеше булырга?

5.         Музей лагере мәктәп түгел: мәктәп каникулларында балаларны нәрсә белән мәшгуль итәргә?

6.         Бер дулкында: яшүсмерләр белән эшләү

7.         Музей – балаларга: сувенирлар һәм балалар өчен басмалар

8.         Балалар – музейга: музейда балалар күргәзмәләре

9.         “Пушкин картасы”: уңышлар, киңәшләр, тәҗрибә

Конференция профессиональ музей җәмәгатьчелеге өчен сессияләрне һәм барлык теләүчеләр өчен ачык программаны үз эченә алачак. Сессияләр программасы һәм гавами программага теркәлү спикерларның гаризаларын кабул итү тәмамланганнан соң бастырылачак.

Конференция нәтиҗәләре буенча музей кейсларының электрон җыентыгын бастыру планлаштырыла.

Катнашу форматы – шәхсән

Сессияләрдә катнашу өчен гаризалар кабул итү:

• 2025 елның 21 июленә кадәр – спикерлар өчен

• 2025 елның 18 августына кадәр – тыңлаучылар өчен

Катнашу өчен сылтама буенча гариза бирергә кирәк

Оештыру комитеты конференция темасына туры килми торган гаризаларны кире кагу хокукына ия.

Чит шәһәрләрдән килүчеләр юл һәм яшәү чыгымнарын үз өстенә ала.

Элемтә: Белем бирү һәм инклюзив программалар бүлеге, +7 (843) 567-80-29nauka@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽