Россиядә уйлап табылган һәм эшләнелгән - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Россиядә уйлап табылган һәм эшләнелгән, 0+

Эш режимы

дш-пнҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Бәясе

Керү билеты350
Ташламалы керү билеты250
18 яше тулмаган балалар (шәхси килгәндә)Түләүсез
18 яше тулмаган балалар (төркем белән килгәндә)150

УРНАШУ УРЫНЫ

Тасвирлама

«Россиядә уйлап табылган һәм эшләнгән» IV Бөтенроссия бәйгесе-предмет дизайны биенналесы җиңүчеләренең һәм номинантларының күчмә күргәзмәсе. Бөтенроссия декоратив сәнгать музееның әлеге масштаблы проекты 2018 елдан башлап заманча Россия дизайны турында ачык әңгәмә өчен платформа булып хезмәт итә.

Бу осталык һәм эстетика күрсәтү генә түгел, ә актуаль трендларның көзгесе – капшап карау мөмкинлеге булган һәм тотрыклы материаллардан алып куллануның яңа сценарийларына һәм локаль тәңгәллекне аңлауга кадәр өлкәне колачлый. Һәр проект – предмет дизайнында гәүдәләнгән заман таләпләренә җавап бирә.

Экспозициядә илнең төрле почмакларыннан килгән осталар тарафыннан эшләнгән заманча декоратив-гамәли сәнгатьнең һәм дизайнның 200 үзенчәлекле предметы тәкъдим ителә. Экспозициядә – керамика, текстиль, мебель, яктырткычлар, арт-объектлар, интерьер скульптуралар һәм автор савытлары. Тәкъдим ителгән эшләр арасында – югары дәрәҗәдәге һөнәрчелек осталыгы һәм материалга инновацион якын килү белән берләштерелгән функциональ предметлар да, сәнгать композицияләре дә бар.

Күргәзмәнең географиясе Россиянең дистәләгән шәһәрләрен — Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара, Махачкала, Череповец һәм Вологданы үз эченә ала. Тамашачылар эшкәртелгән материаллардан, бәллүрдән, фарфордан, агачтан, йоннан һәм биокомпозитлардан ясалган, традицион техниканы һәм эстетиканы заманча укуны гәүдәләндергән уникаль эшләнмәләрне күрәчәк. Авторлар арасында танылган осталар да, мәдәни мирасны яңадан аңлаучы һәм киләчәкнең предмет мохитенә үз карашларын тәкъдим итүче яшь дизайнерлар да бар.

Беренче тапкыр заманча авторлар белән Бөтенроссия декоратив сәнгать музее фондларыннан ХХ гасыр башы экспонатлары күрсәтеләчәк.