Гавам урыннары күргәзмә залларында «Плисецкая. Сихрият кыйбласы» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Гавам урыннары күргәзмә залларында «Плисецкая. Сихрият кыйбласы» күргәзмәсе ачылды

2025 елның 19 августында Казан Кремленең Гавам урыннарында «Плисецкая. Сихрият кыйбласы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул XX гасырның иң бөек балериналарының берсе Майя Михайловна Плисецкаяның тууына 100 ел тулуга багышлана.

Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министры:

«Татарстан Республикасы үзенең театр сәнгате белән хаклы рәвештә горурлана. Майя Михайловна – сәхнә тарихының заманча мәдәниятебезнең бер өлешенә әверелүенең ачык мисалы һәм ул яңа буыннарны илһамландыруын дәвам итә. Бахрушин театр музеена аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Аның командасы безгә бөек прима-балеринаның 100-еллыгын Казан Кремлендә билгеләп үтү мөмкинлеген бүләк итте. Бахрушин музее традицияләргә карата дулкынланучан мөнәсәбәте һәм аның турында заманча шул ук вакытта аңлаешлы телдә сөйләшә белүе аерылып тора. Нәкъ менә шуңа күрә аның һәр күргәзмәсе экспозиция генә түгел, ә үткән һәм хәзерге белән тере әңгәмәгә әверелә. Ә Майя Михайловнаның юбилеена багышланган хәзерге экспозиция — моңа ачык дәлил».

«2025 ел – чор символы һәм рус балеты легендасы Майя Михайловна Плисецкаяның йөз еллыгы. Бахрушин театр музеенда аның исеме белән бәйле иң зур коллекция саклана, ә балеринаның Мәскәүдәге музей-фатиры -безнең филиалларның берсе. Казанда күргәзмә ачылу – юбилей программасының мөһим этабы. Октябрьдә Рязаньда күргәзмә старт ала, ә ноябрьдә без Пекинда масштаблы экспозиция ачачакбыз. Безнең андагы  партнерлар – Россотрудничество һәм Пекинның әдәбиятчылар һәм рәссамнарның федераль үзәге. Бу күргәзмә бөтен циклның кульминациясе булачак», – дип шәрехләде Бахрушин театр музееның генераль директоры Кристина Трубинова.

Бахрушин музееның юбилей күргәзмә проекты Майя Плисецкаяның кыю, ирекле һәм чикләрне танымый торган иҗади мирасына багышланган. Аның һөнәри юлы – җиңү һәм новаторлык тарихы, анда классик традиция көчле индивидуальлек белән тоташа, ә бию эчке ирек һәм кеше дәрте теленә әверелә.

Экспозициянең алты бүлеге аның карьерасының төп этапларын һәм 200дән артык экспонатны үз эченә ала: фотографияләр, костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, М.М. Плисецкаяның рәсем һәм скульптура портретлары, шулай ук Бахрушин театр музее фондларыннан уникаль архив материаллары.

«Майя Плисецкаяга багышланган күргәзмәнең Гавам урыннары күргәзмә залларында ачылуы безнең өчен генә түгел, Казанның бөтен мәдәни тормышы өчен аерым һәм әһәмиятле вакыйга. Бөек балерина, көч, грация һәм эчке ирек символы, сәхнә белән генә чикләнми торган мирас калдырды. Бахрушин театр музее белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бүген безнең бу мираска кагылу мөмкинлегебез бар», -дип билгеләп үтте «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов.

Тәкъдим ителгән эшләр арасында Плисецкаяның «Аккош күле», «Кармен-сюита», «Дон Кихот», «Мәхәббәт турында легенда», «Анна Каренина», «Болеро» һәм башка танылган балетларындагы образлары бар.

Ярты гасырдан артыкка сузылган бию карьерасында Майя Михайловна Плисецкая шагыйрьләр, рәссамнар, скульпторлар, фотографлар, дизайнерлар һәм, әлбәттә инде, модельерлар өчен илһам чыганагы була. Ул моданы сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да куллана. Шуңа күрә аны стиль иконасы дип атыйлар. Легендар кутюрье Ив Сен-Лоран, Пьер Карден, Жан-Поль Готье, аның белән кабатланмас рәвештә илһамланып, сәхнә костюмнары да, шәхси гардероб өчен киемнәр дә ясый.  Марк Шагал аның портретларын ясый, ә рәссам-сценографлар Валерий Левенталь, Симон Вирсаладзе, Сергей Кобуладзе, Дениз Фужероль театр сәнгатенең чын шедеврларына әверелгән сәхнә образларын тудыра. Сәнгать һәм сәхнә фотографиясе осталары – Ричард Аведон, Беттина Реймс, Ален Бежар, Александр Воротынский, Анна Клюшкина, Михаил Логвинов һәм башкалар — үз эшләрендә бөек прима-балеринаның тормыш һәм иҗат мизгелләрен сурәтли.

Экспозициянең аерым бүлеге Майя Плисецкая һәм композитор Родион Щедрин берлегенә багышлана. Алар бергә 57 ел тормыш итә – аларның искиткеч иҗади тандемы «Конек горбунок», «Анна Каренина», «Чайка», «Дама с собачкой» балетларында якты гәүдәләнеш таба.

2022 елның февралендә Родион Щедрин Бахрушин театр музеена Майя Михайловна белән бергә яшәгән фатирны бүләк итә. Күргәзмәнең үзенчәлекле экспонаты шушы фатирдан китерелгән гарнитур. Өй интерьеры почмагы – ике кресло, журнал өстәле һәм плед — җылы, шәхси атмосфера тудыра, килүчеләргә үзләрен бөек балерина йортында кунак итеп тоярга мөмкинлек бирә.

Күргәзмәдә шулай ук Плисецкий-Мессерерларның иҗади династиясе турында сөйләүче материаллар да бар.

Казанда ачылучы күргәзмә Майя Михайловна Плисецкаяның 100-еллыгына багышланган юбилей программасы күргәзмәләре сериясен дәвам итәчәк. Алда — Россиядә һәм чит илләрдә яңа күргәзмәләр, алар Майя Плисецкая феноменына кагылырга мөмкинлек бирә, аның иҗади мирасы бөтен дөньяда артистларны һәм тамашачыларны илһамландыруын дәвам итә.

«Плисецкая. Сихрият кыйбласы» Казан Кремленең Гавам урыннары күргәзмә залларында (2 подъезд) 2025 елның 19 августыннан 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Эш режимы: дш-пнҗ 10:00-18:00, җм 11:00-20:00, шм-якш 10:00-18: 00.

Керү ирекле.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽