30.08.25-1.02.26
Спас манарасы музееКасса эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла
Өлкәннәр | 350 ₽ |
Студентлар | 300 ₽ |
Пенсия яшендәгеләр | 250 ₽ |
Мәктәп укучылары (экскурсовод яки аудиогоид кулланганда) | 200 ₽ |
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекцияләрендә билгеләр, медальләр, орденнар аерым урын алып тора. Алар бүләк буларак кына түгел, ә кечкенә күләмле сәнгать һәйкәлләре буларак зур кыйммәткә ия. Алар Казан тарихының металлдан төшерелгән мөһим вакыйгаларын кадерләп саклый, шул ук вакытта аның тарихи-архитектура мирасы образларын чагылдыра.
Шулай итеп, әлеге күргәзмәнең һәр экспонаты истәлекле билге генә түгел, ә Казан Кремленең фортификация корылмасыннан мәдәни хәтер үзәгенә кадәр эволюциясен күзәтергә мөмкинлек бирә торган кыйммәтле тарихи-сәнгать чыганагы булып тора.
«Металлга сугылган тарих: Казан Кремле юбилей билгеләрендә һәм истәлекле медальләрдә» күргәзмәсенең предмет рәтләре арасында истәлекле вакыйгалар һәм даталар турындагы экспонатларны күрергә мөмкин. Юбилей билгеләре һәм истәлекле медальләр Казанның 1984 елда Ленин ордены белән бүләкләнүе, ТАССРның 50 еллыгы, Казан шәһәренең 800 еллык юбилее, Казан Кремленең 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе һәм 2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү турында сөйли.