Туп утарының көнбатыш корпусы
Объектның тасвирламасы
Көнбатыш корпус Туп утары комплексы составына керә.
Бина 1812 елда төзелә һәм монда 32 учаклы тимерчы алачыгы була. Төзелеш ил сәнәгате Наполеон гаскәрләренә каршы көрәшкә юнәлдерелгән вакытта – Бөек Ватан сугышы чорында бара. 1815 елда чыккан янгыннан соң бина нык зыян күрә.
1836 елда бинада арбалар кую өчен сарай, боз базы, Юнкерлар училищесы карамагындагы киптерү бүлмәсе һәм складлар була. Бу вакытта корпуска икенче кат өстәп төзелә, агач галерея барлыкка килә. XX гасыр ахырына бина бик нык туза, реставрация эшләре алып барыла. Нәтиҗәдә бинаның беренчел йөзе торгызыла.
Бер катлы, озын корпус бер катлы сөзәк түбәле була, аңа 16 торба чыга. Аларга икешәр тимерче учагы туры килә. Озын корпус, түбәгә чыгучы, янгынга каршы торучы диварлар белән дүрт өлешкә бүленә. Һәр өлешнең алгы ягында нурлы аркалы алтышар тәрәзә була. Дулкынсыман тәрәзә рәшәткәләре атламалар белән беркетелә. Икеле агач капканың ян капкасы, шаку җайланмасы һәм чүкеп эшләнгән типкесе бар. Бинада атланмалары һәм терәвечләре ачык була, җылытылган түшәм атланмаларга астарланган.
Бина 1995-1999 елларда Ф.М. Зәбиров җитәкчелегендә ТР АБ ШИО проекты буенча, архитектор Р.М. Зәбиров тарафыннан реставрацияләнә, проектның инженер өлешен И.С. Абдрахманов җитәкчелегендә «Татинвестгражданпроект» фирмасы, инженер А.И. Исхаков тарафыннан башкарыла. Хәзерге вакытта Туп утарының көнбатыш корпусында һөнәрчелек үзәге, зәркән салоны остаханәсе, Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасына караган чүлмәк ясау һәм тегү остаханәләре булган тимерче алачыгы урнашкан.