Губернатор сарае - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

Губернатор сарае

Объектның тасвирламасы

Казан губернаторы сарае Казан Кирмәненең төньяк өлешендә Казан ханлыгы чорында Хан сарае булган урында урнашкан.

1836 елда Император Николай I Казанга килгән вакытында сарай төзү өчен урын сайлый һәм Кирмәндә  “Император фатиры булган хәрби-губернатор йорты” төзергә боера.

Сарай проектын Мәскәүнең архитекторы К.А. Тон эшләгән, ул Христос Спаситель гыйбадәтханәсе һәм Мәскәүнең Зур Кремль сарае проекты авторы. Сарайны төзү белән турыдан-туры җитәкчелек итүне архитектор А.И. Песке башкара, аны 1842 елгы янгыннан соң Казанны төзүдә ярдәм итү өчен Санкт-Петербургтан җибәрәләр. Архитектор М.П. Коринфский эчке бизәлеше  белән шөгыльләнә.

Сарай төзелеше 1845 елдан 1848 елга кадәр бара. Губернатор сараен төзегәндә Казанда җитештерелгән кирпеч кулланыла. 1917 елга кадәр сарай Казан губернаторы эшләрен алып бару өчен кулланыла.

Сарай ике катлы бинадан гыйбарәт, аңа төп корпус һәм аның янәшәсендәге биналар керә. Корылманын мәйданы 56х40 метр һәм биеклеге 28 метр.

Бинаның алгы ягында ике ишеге бар. Баскычы пальма капительләре белән бизәлгән ике колонналы. Беренче һәм икенче кат ордер пилястры һәм аркалы тәрәзә уемнары белән бүленә. Алгы як сызымда ярымтүгәрәк рәвешендә һәм сарайның эчке ишегалдына чыгу юлы бар. Бинаның эклектик декорында рус классицизмы, барокко һәм борынгы рус төзелеш сәнгате элементлары кушыла.

Император чорында сарайның антресольный катында сарай хезмәтчеләренең бүлмәләре урнаша. Астарак – император фатирлары, йокы һәм эш бүлмәсе, бәдрәф, кабул итү өчен зал – барлыгы 17 бүлмә. Җир астындагы катта губернатор канцеляриясе була.

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Губернатор сарае бинасында Казан эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советы була. 1917 елның 25 октябреннән 26 октябренә каршы төндә бинада революцион штаб әгъзаларының утырышы ачыла, анда Казанда совет хакимияте булдырылуы игълан итлә. Совет чорында бинада Югары совет Президиумы һәм ТАССР Министрлар Советы була.

Бинада төзекләндерү эшләре 1950 елдан башлана. 1983 елда архитектор С.А. Козлова проекты буенча төп фасад төзекләндерелә, ә 1996 – 1997 елларда – бинаның төньяк ягында урнашкан ярым түгәрәк янкорылма торгызыла. Бинаны һәм аның эчке бизәлешен тулысынча төзекләндерү 2001 елда тәмамлана. Хәзерге вакытта бина Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе булып тора. Бинаның алгы ягының үзәгендә Татарстан Республикасы гербы – ак барс сурәтләнгән, ә түбәсендә президент штандарты җилферди.