Һәркем карандаш ярдәмендә матур открыткада гарәп хәрефләре белән үз исемен язарга өйрәнәчәк. Мең ел дәвәмында безнең әби-бабаларыбыз язуда гарәп хәрефләрен кулланган. Бу графикада татар әдәбияты классикларының күп кенә әсәрләре язылган. Әлеге мастер-класста гарәп каллиграфиясе сәнгате белән танышырга, каләмнең нәрсә икәнлеген һәм ничек кулланырга кирәклегенә төшенергә, гарәп әлифбасын укырга һәм гарәп хәрефләренең язылышын өйрәнергә мөмкин булачак.