«Кызыл армия сугышчысы» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Кызыл армия сугышчысы», 14+

Выездные программы

Туп сарае музее

60 мин.

«Кызыл Армия сугышчысы» интерактив программасы теләге булган һәркемгә Бөек Ватан сугышы чорындагы матди мәдәният өлкәсендә белемнәрен киңәйтергә тәкъдим итә.

Музей-тыюлык хезмәткәрләре сугыш елларында нинди бүләкләр булдырылуы, кызылармеецларның ничек киенүләре, пехотачыларның кирәк-ярак комплектында нәрсәләрдән булуы турында сөйләячәк. Лекция бүләкләрнең муляжлары, корал макетлары, форма һәм кирәк-ярак үрнәкләрен җентекләп тәкъдир итү һәм күрсәтү белән үрелеп бара. Шулай ук Татарстанда туган ветераннарга аерым игътибар бирелә.

Бәясе: 250 ₽

Программага түбәндәге телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк: +7 (843) 567-81-60

программада катнашу шартлары

  • Программа Казан шәһәре һәм якындагы район мәктәпләре өчен үткәрелә;
  • Программага гаризалар 7-10 көн кала кабул ителә. Гариза кабул ителгәннән соң икенче көнне катнашучыларның тулы исемлеге җибәрелә;
  • Төркемдә катнашучылар саны 30 кешедән артык булмаска тиеш;
  • Программага билетларны Пушкин картасы буенча алдан формалаштырылган сылтама буенча сатып алырга мөмкин. Сылтаманы музей җибәрә;
  • Әлеге программа өчен яшь буенча чикләү: 14+