Авангард. XXI гасырга арбада - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Авангард. XXI гасырга арбада, 6+

8.06.2024 - 12.01.2025

Гавами бинасы

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПНҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты350 ₽
Ташламалы керү билеты250
18 яшькә кадәрге балалар өчен шәхси килгәндә керү – түләүсез

Пушкин картасы буенча рәсмиләштерергә мөмкин

УРНАШУ УРЫНЫ

күргәзмәнең тасвирламасы

Күргәзмәдә Киров өлкәсе музейлары тупланмаларыннан – Нократ сәнгать музее, Яран туган якны өйрәнү музее, Слободск туган якны өйрәнү музее, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм шәхси тупланмалардан ике йөздән артык иртә совет сәнгате вәкилләренең әсәрләрен күрергә мөмкин. Бу Николай Фешин, Василий Кандинский, Александр Родченко, Варвара Степанова, Иван Клюн, Ольга Розанова, Георгий Лазарев һәм башка осталарның эшләре.

Күргәзмәнең реконструкциясе беренче тапкыр Екатеринбургтагы Ельцин үзәгенең арт-галереясында (2020-2021), ә аннары Кировтагы Нократ сәнгать музеенда (2021) һәм Мәскәүдә рус импрессионизмы музеенда (2022) күрсәтелә.

Маршрутның дүртенче ноктасына 2 музей кушыла: Киров өлкәсенең Совет туган якны өйрәнү музее, кураторлар 2023 елда яңа экспонатлар тапканнан соң беренче тапкыр күргәзмәдә катнаша, һәм Константин Чеботаревның 7 рәсем эшен тәкъдим итүче Третьяков галереясы, аның тупланмасын Казан тамашачысы соңгы тапкыр 100 ел элек күрә алган.

Казан – рус мәдәни парадигмаларының көнбатыштан көнчыгышка юнәлешенең үзәк пункт булып тора, нәкъ менә монда Фешин мәктәбе сәнгать традициясе милли үзаң үсешенә яңа импульс бирә. Күргәзмәне үткәрү Казанның ХХ гасырның мәдәни-тарихи перспективасында үзәк урынны билгели.

Күргәзмәдә Казан сәнгать мәктәбе белән турыдан-туры бәйле табышлар һәм ачышлар тәкъдим ителәчәк: Павел Беньков, Василий Богатырев, Николай Фешин һәм Вера Вильковиская эшләре.

Оештыручылар 2020 елда беренче күргәзмәгә әзерлек кысаларында башланган Яран туган якны өйрәнү музееннан реставрацияләрне һәм эшләрне ачу сериясен дәвам итәргә планлаштыра. Күргәзмә өчен Казанда рәссам Георгий Лазарев һәм Леонид Плетневның 3 картинасы реставрацияләнәчәк. Әлеге картиналар реставрация эшләре тәмамланганнан соң ук күрсәтеләчәк.

Нәкъ менә рәссамнарның күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләре сәнгатьтә академизм принципларыннан алып новаторлык тәҗрибәләренә кадәр үсешне күрсәтә һәм безгә бу  гасырның беренче дистә еллары чорының идеяләр һәм аларны тормышка ашыру ысуллары байлыгы буенча никадәр искиткеч булына ышандыра. Россиянең патриархаль почмаклары тамашачысына ул вакытта иң актуаль булган заманча сәнгать үрнәкләрен тәкъдим иткән сәнгать кураторларының батырлыгына сокланмыйча булмый.

Күргәзмә кураторларыи: Анна ШакинаИльдар Галиев и Андрей Сарабьянов.

Белешмә

1921 елда җирле мәгърифәтче-энтузиастлар Евгений Медведев, Сергей Якимов, Сергей Вшивцев һәм Николай Белянин өченче күчмә сәнгать күргәзмәсен оештыра. Ул Нократ губернасының җиде шәһәрендә узарга тиеш була. Моның өчен Мәскәү, Петроград, Нократ һәм Казаннан 55 рәссамның 322 әсәре җыела, алар арасында реалистик рәсем сәнгате осталары да, рәссам-авангардистлар да була. Рәсем һәм графика эшләре һәм сынлы сәнгатьэшләре арбаларда ташыла, чөнки ул елларда бу ил буенча транспортлауның бердәнбер формасы була. Ләкин күргәзмә Советск һәм Яранск шәһәрләрендә генә уздырыла, шуннан соң көзге юлсызлык һәм акча булмау сәбәпле, эшләрне чыгару мөмкин булмый һәм XX гасыр ахырына кадәр алар Нократ губернасы музейлары фондларында онытылып кала. Анна Шакина, Андрей Сарабьянов һәм Илдар Галиев ярдәмендә 1921 елгы күчеп йөрүче күргәзмә тарихы яңадан билгеле була, ә әсәрләр тупланмалардан чыгарыла.

1921 елда тамашачының реакциясе һәрвакытта да уңай булмый – занамча рәссамнарның күп кенә эшләре тамашачыларга аңлаешлы түгел. Бүген тамашачылар XX гасырның беренче ике дистә еллыгында совет сәнгатенең төрлелеген һәм провинция өчен җыелган беренчел күргәзмәнең масштабын бәяли алачак.

АУДИОГИД

Барлык килүчеләр өчен күргәзмәнең аудиогиды бар. Аның белән күргәзмәгә бару һәрвакыт кызыклырак була!

ял көне ПРОГРАММАсы

Күргәзмә буенча ЭКСКУРСИяләр һәм программалар

Әгәр дә сез күргәзмәне шәхси экскурсия белән карарга яки мастер-класста катнашырга телисез икән  +7 (843) 567-81-76 телефонына шалтыратыгыз. Шәхси экскурсияләр һәм осталык дәресләре алдан язылу буенча үткәрелә.

балалар өчен КВЕСТ-сәяхәтнамә

Яшь тамашачылар өчен бездә квест-сәяхәтнамә бар. Квест битләрендә сурәтләнгән шаян үгез Дымок персонажы белән бергә бала «Авангард.XXI гасырга арбада» күргәзмәсе буенча сәяхәт итәчәк һәм юлында очраган ребуслар, табышмакларны чишеп барачак. Квестны бинаның 2 подъездындагы кассада сатып алырга мөмкин.

Бәясе: 100 ₽

«АВАНГАРД. XXI ГАСЫРгА АРБАДА» ЭРМИТАЖ КОЛЛЕКЦИЯСЕННӘН «“ҮЗ КҮЗЛӘРЕҢӘ ЫШАНМА”. СӘНГАТЬТӘ АЛДАУЛАР» КҮРГӘЗМӘСЕНӘ БЕРДӘМ БИЛЕТ

Казан Кремлендә узучы ике күргәзмәгә берьюлы ташламалы билет алуның уникаль мөмкинлеге

АВАНГАРД КВАДРАТта

Сез ташлама белән рус авангардының мәдәни феноменына багышланган ике күргәзмәгә бара аласыз. Кассада Заманча сәнгать галереясендә (ГСИ) узучы «Авангард гасыры. Алтын коллекция. Биш буын» күргәзмәсе билетын күрсәткәндә «Авангард. XXI гасырга арбада» күргәзмәсенә 20% ташлама булачак. Гавами урыннары күргәзмәсе билеты белән ГЦСИДА ГСИ күргәзмәсенә керү 100 ₽ арзанрак.