16.05.2025 - 31.08.2025
Ислам мәдәнияте музееҖомга тәнәфес 11:30-13:15
Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла
Керү билеты | түләүсез |
«Хикмәт Барутчугил: су һәм каләм гармониясе» – эбру – традицион төрек техникасында башкарылган иҗат эшләре күргәзмәсе. Күргәзмәдә 2010-2022 елларда танылган эбру остасы тарафыннан эшләнгән 43 эш тәкъдим ителә.
Хикмәт Барутчугил – Эбру йортына (Истанбул) нигез салучы һәм директоры, Мимара Синан нәфис сәнгать университеты (Истанбул, Төркия) академигы, Төркиянең милли сарайлары белән идарә итү киңәшчесе.
Эбру (мәрмәр астына рәсем) – кәгазь бизәү сәнгатенең бер төре. Иң зур популярлыкны Госман солтаннары сараенда алган һәм мөһим документларны ялганнан саклау өчен кулланылган. Соңыннан эбру мөстәкыйль сәнгать төре булып китә һәм ислам дөньясында киң тарала. Бу техниканың асылы шунда ки, рәссам рәсемне суда эреми торган буяулар белән ясый, ә алар кушылып, гаҗәеп бизәкләр барлыкка китерә, һәм шуннан соң гына су рәсеме кәгазьгә күчерелә. Аллаһы Тәгаләнең гүзәл исемнәренә һәм «уау» һәм «әлиф» хәрефләрен язуның сакраль символикасына багышланган эбру һәм каллиграфия бер-берсен тулыландыра. Каллиграф эше нигезендә өслектә эбру күчерү өчен трафарет ясала: кипкән саен, бер үк кәгазьгә берничә катлам буяу салына.
Хикмәт Барутчугил Казан тамашачысына танвш инде, ләкин бу юлы тамашачыларны яңа техника һәм яңа образлар көтә. Кол Шәриф мәчете галереясендә тукымадан эшләнгән эбру, шулай ук каллиграфияле эбру коллажлары тәкъдим ителәчәк.