Виртуальная выставка

Күренекле татар совет шагыйре Җәлилов Муса Мостафа улы 1906 елның 2(15) февралендә Мостафа авылында (хәзерге Оренбург өлкәсе) ярлы крестьян гаиләсендә туа.
Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Муса кечкенәдән әдәбият белән кызыксына. Аның яшьлек чоры гражданнар сугышының кырыс елларына туры килә. Яшүсмер чагын ул Кызыл Армия сугышчылары белән үткәрә. Аның беренче тапкыр 1919 елда Төркестан фронты сәяси идарәсенең матбугат органы булган «Кызыл йолдыз» газетасында язмасы чыга. Ул вакытта аңа нибары 13 яшь була.
19 яшендә аның «Барабыз» исемле беренче шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрә. Аның нигезен революцион хәрәкәт турындагы әсәрләр тәшкил итә. Җәлилнең башлангыч иҗаты комсомолга («Үткән юллар», 1924-1928 еллар), шулай ук совет кешесенең хезмәт батырлыкларына багышлана («Ударник-партизан» – 1930 ел).

21 яшендә Җәлилов МГУга этнология факультетының әдәбият бүлегенә укырга керә. Шунда ук ул Бөтенсоюз коммунистик большевиклар партиясенә кушыла. Аның тулай торактагы күршесе шагыйрь Варлам Шаламов булла. Ул татар телендә шигырьләр укыган Муса Җәлилне тирә-юньдәгеләрнең ничек яратканын, нинди мәхәббәт хисләре кичергәнен бик яхшы хәтерли. Муса Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитеты каршында нәшер ителә торган «Кечкенәләр иптәшләр», «Октябрь баласы» татар балалар журналларында мөхәррир була.
1930 еллар ахырыннан Җәлил Казанда Татар дәүләт опера театрында эшли. Репертуар бүлеген җитәкли. 1939-1941 елларда – Татарстан АССР Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе була.
Бөек Ватан сугышына кадәр үк Муса Җәлил татар халкының иң популяр һәм яраткан шагыйрьләренең берсенә әверелә. «Иделдән хат» (1933) шигырендә колхозчы карт образы, «Балыкчы кыз җыры» (1933) шигырендә хезмәт сөючән, дошманнарга каршы көрәштә куркусыз яшь колхозчы хатын образы тудырыла.
Җәлилнең күп кенә шигырьләре чит ил эшчеләренә карата симпатия, дуслык һәм интернационализм хисләре белән сугарылган («Үлчәнер» (1927), «Үлем турында» (1927), «Джим» (1935) һ.б. Популяр «Хат ташучы» поэмасында (1938 елда язылган, 1940 елда бастырылган) – совет яшьләренең хезмәт тормышы, аларның шатлыклары һәм кичерешләре күрсәтелә.
Җәлилнең театрда эшләгән дәверендә иң күренекле әсәре «Алтын чәч» операсы (1941 ел). Бу – чит ил дошманнарына буйсынмаган болгар халкының батырлыклары турындагы тарихи либретто язу өчен материал булып «Джик Мерген» героик эпосы – татар халкы риваяте хезмәт итә. Премьера 1941 елның июнь башында була. Ул вакытта сугыш башланырга берничә атна кала.

Җәлилнең фронтка бармый калу мөмкинчелеге булса да, ул үз теләге белән китә. Волхов фронтының 2 нче удар армиясендә «Отвага» Армия газетасы корреспонденты булып хезмәт итә. Өлкән политрук Җәлилов ялкынлы сүз һәм шәхси үрнәге белән совет сугышчыларын батырлыкларга рухландыра. Аның шигырьләре оптимизм, фашизмны җиңүгә ышаныч белән тулы: «Атака алдыннан» (1942), «Госпитальдән» (1941). «Окоптан хат» (1944) китабы – сугыш еллары лирикасы үрнәге. Ленинград камалышын өзәргә тырышып, 1942 елда 2 нче удар армиясе камалышта кала. Авыр яраланган Җәлил әсирлеккә алына һәм концлагерьга ябыла.

Интернациональ коммунистик хәрәкәткә каршы көрәштә фашистлар коллаборационизмга басым ясый. Немецлар совет хәрби әсирләреннән, качып китүчеләрдән, Ватанга хыянәт итүчеләрдән милли кораллы формированиеләр төзи. Шундый оешмаларның берсе «Идел-Урал» легионы. Ул Вермахт белән берлектә совет гаскәрләренә каршы сугышларда катнашырга тиеш була. Бирегә Идел буе һәм Урал халыклары вәкилләрен туплыйлар. Легионда шунда ук яшерен ячейка оеша, аңа Муса Җәлил дә керә.
Әлеге яшерен татарлар ячейкасы легионны эчтән тарката: агитация листовкалары бастыра торган үз типографиясе төзи, фашистларга каршы пропаганда оештыра. Подпольщиклар Вермахтның Көнчыгыш фронттагы җиңелүләре турында сөйли. Оешманы лейтенант Курмашев җитәкли. Политрук Җәлил әсирләр лагерьларына йөреп агитация алып бара.
Нәкъ менә яшерен эшчәнлек нәтиҗәсендә «Идел-Урал» легионы дискредитацияләнә. Фронтка эләккән батальон солдатлары күпләп фронт сызыгын үтеп, Кызыл Армиягә кайта. Немец гаскәрләре командованиесе, «ышанычсыз» булганга күрә, легион частьларын фронттан ерак тотарга мәҗбүр була. Аларга тыл объектларын саклауны гына ышанып тапшыралар.
Немецлар агитаторларның эшчәнлегенә 1943 елда төшенә. Аларны кулга алалар һәм төрмәгә ябалар. Муса Җәлил төрмәдә дә шигырьләр язуын дәвам итә. Аларның шактый өлеше Берлин үзәгендәге, Рейхстагтан берничә квартал ераклыктагы Моабит төрмәсендә языла. Туксан өч шигырьдән торган ике блокнот сакланып кала. Гарәп графикасында язылган беренче блокнотны төрмәдән элекке хәрби әсир Г. Шәрипов алып чыга. Франциядә ул блокнотны Француз каршылык хәрәкәтендә катнашучы Н. Терегуловка тапшыра. Ул шигырьләрне СССРга 1946 елның мартында кайтарып бирә.
Латин графикасында язылган икенче блокнотны төрмәдән шагыйрь белән бер камерада утырган күршесе Бельгия каршылык хәрәкәтендә катнашучы А. Тиммерманс алып чыга. 1947 елның язында Совет консуллыгы аны Брюссельдән Казанга җибәрә.
Бу әсәрләр шагыйрьнең көрәше, газаплары һәм батырлыгы шаһитлары. «Моабит дәфтәрендә» шагыйрьнең алдагы иҗатының героик һәм романтик мотивлары гәүдәләнә.
Дәфтәр үзенең стиль һәм жанр мөнәсәбәтләре күптөрлелеге белән аерылып тора. Ул совет кешесенең куркусызлыгына, батырлыгына һәм ныклыгына гимн. Тикшерү тәмамлангач, немецлар әлеге яшерен ячейка әгъзаларын рәхимсез үтерә. Җәза гильотина ярдәмендә башкарыла. Подпольщиклар 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак була.

Советлар Союзында подпольщикларның батырлыгы 1950 нче елларда халыкка билгеле була. Бу күбесенчә шагыйрь Константин Симонов эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкарыла. 1956 елда Муса Мостафа улы Җәлил үлгәннән соң Советлар Берлеге Герое исеменә лаек була. Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен 1957 елда үлгәннән соң Ленин премиясе бирелә. Бу СССРда фән, техника, әдәбият, сәнгать һәм архитектурада күренекле казанышлар өчен бирелә торган иң югары бүләкләрнең берсе. Яшерен ячейканың башка әгъзалары үлгәннән соң бүләкләргә 1990 нчы елларда гына тәкъдим ителә.
1957 елда композитор Н. Җиһанов «Җәлил» операсын яза. 1966 елда Казан үзәгендә Геройга һәйкәл куела (скульпторы В.Е. Цигаль, архитекторы Л.Г. Голубовский). Композициядә чәнечкеле тимер чыбыкка чорналган бил тиңентен ялангач ир-ат башын югары күтәреп алга ыргыла. Фигура куәт һәм энергияне чагылдыра, башы горур күтәрелгән, катгый күз карашы батырлык, ныклык, әхлакый көч һәм каһарманлык турында сөйли. Соңрак һәйкәл янында әлеге яшерен ячейкага кергән 10 каһарманның портретлары белән барельеф урнаштырыла.
Җәлил истәлеге Россия Федерациясенең күп кенә торак пунктларында мәңгеләштерелгән. Казанда урам, мәктәп, китапханәләр, элеккеге СССРның күп кенә шәһәрләрендә проспектлар һәм урамнар Җәлил исеме белән атала. 1983 елда Казанда Муса Җәлилнең музей-фатиры ачыла. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бүгенге көндә Муса Җәлил исемен йөртә.
«Моабит дәфтәреннән»:
«Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып».
1943