16.05.2023 - 12.11.2023
Ислам мәдәнияте музееМузей һәркөн эшли
Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла
Коръән мөселманнарның әхлакый-этик, эстетик карашларын билгели. Шунысы мөһим, нәкъ менә Россиянең Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрендә мөселманнар беренче тапкыр бу китапның тулы текстларын бастыра. Казанда гасырдан артык вакыт дәвамында Коръән меңләгән тираж белән чыгарыла. Бу изге китапны бастыру стандартларын формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге стандартларны бүгенге көндә дә нәшриятчылары үрнәк итеп куллана.
Күргәзмәдә Казан (Идел буе) Федераль университетының фәнни китапханәсе коллекциясеннән уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Беренче чиратта, XVIII гасыр Коръәненең татар кулъязмалары, 1803 елгы Коръәннең беренче басмасы, Казан Коръәне феноменын тикшергән татар дин әһелләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев һәм башкаларның кулъязмалары һәм китаплары.
Күргәзмә XIX-ХХ гасыр башында Коръән бастыруда кулланылган күптөрле нәшрият, каллиграфик ачышларны күрсәтә. Моның өчен Татарстан Республикасында иң зур Коръән коллекцияләренең берсенә ия булган «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан сирәк басмалар җәлеп ителде. Күргәзмәдә Совет Россиясендә басылып чыккан, Япониядә (1934) һәм Финляндиядә (1969) татар эмигрантлары тарафыннан нәшер ителгән Коръәннәр тәкъдим ителәчәк.