24.06.2025 - 31.08.2025
Спас манарасы музееКасса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла
Өлкәннәр | 350 ₽ |
Студентлар | 300 ₽ |
Пенсия яшендәгеләр | 250 ₽ |
Мәктәп укучылары (экскурсовод яки аудиогид ярдәме белән) | 200 ₽ |
Күргәзмә XX гасыр башына һәм уртасына караучы уннан артык оригиналь почта карточкасын үз эченә ала. Бу карточкаларда Казан Кремленең төрле архитектура объектлары сурәтләнгән. Кремльгә килүчеләр тарихи комплексның йөзе дистә еллар дәвамында ничек үзгәргәнен күрә алачак
Казан Кремленең открыткаларында сүрәтләнгән фортификацион объектларына – манараларга, диварларга, шулай ук югалган тарихи объектларга аерым игътибар бирелә. Экспозиция Казан Кремленең үткәнен карарга һәм аны революциягә кадәрге чор һәм Советлар Союзы фотографы объективы аша күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмәне карау – музейга керү билеты буенча башкарыла.