Коръәннең Казан басмалары - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Коръәннең Казан басмалары

Эш режимы

дш-якш 9:00 — 19:30

Җомга 11:30-13:15 тәнәфес

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

Бәясе

Керү билетытүләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

Күргәзмәнең тасвирламасы

Күргәзмә нигезендә «Казан Кремле» музей – тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты фәнни китапханәсе тупланмаларыннан XIX – XX гасырга караучы Казан Коръәннәре сурәтләре галереясе ята. Алар буенча сәнгати бизәлешнең төрлелеге, Коръәннең гарәп тексты җыелмасы белән танышырга мөмкин.

Икенче бүлек «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан уникаль предметлар белән таныштыра. Алар арасында: балалар өчен 1803 елгы Казан Коръәннәренең томы, Екатерина II хакимлегенең соңгы елында басылган 1796 елгы Коръән, 1803 елдан 1919 елга кадәр Казан типографияләре тарафыннан чыгарылган борынгы Коръәннәр бар.

Коръәннең Казан басмаларына багышланган тикшеренүләр турында бүлек аерым бирелә. Бу өлкәдә беренче хезмәтләр татар дин белгече һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдинов, Муса Бигиевныкы. Тәфсирләрнең хәзерге заман этабын Россия гарәпчеләре ним Резван һәм Нурия Гәрәева, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Гыйрак профессоры Ганим Каддури монографияләре тәкъдим итә.

Йомгаклау бүлеге 1930-2020 елларда Казан Коръәненең тарихын күрсәтә. Бу – Япония, Финляндия, Төркиядә яшәүче татар диаспоралары тарафыннан Казан басмасы нигезендә Коръән бастыруда, Совет Россиясендә Коръән чыгаруда, XXI гасырда Казанда Коръән бастыру традицияләрен торгызу буенча Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегендә дә чагыла.