29.04.2025 - 19.10.2025
Туп сарае музееКасса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла
Керү билеты | 250 ₽ |
Ташламалы керү билеты | 150 ₽ |
Экспозициядә Россия Оборона министрлыгының Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Үзәк музее һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан уникаль әйберләр тәкъдим ителә. Күргәзмә проекты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгына багышлана.
Казанда беренче мәртәбә Бөек Ватан сугышы чорындагы атаклы хәрби эшлеклеләр: И.с. Конев, Ф.И. Толбухин, В.И. Чуйков, Н.Ф. Ватутин, И.Д. Черняховский һәм башкаларның шәхси әйберләре, кием-салымнары һәм кораллары тәкъдим ителә.
Күргәзмәгә килүчеләр Ватаныбызның утлы һәм салкын коралларын, шулай ук трофей үрнәкләрен күрә ала: Дегтярев системасы танк пулеметы, ТТ пистолеты, 1931 елгы Вальтер системасы пистолеты, 1927 елгы кавалерия шашкасы.
Күргәзмә экспонатлары арасында Советлар Союзының беренче маршалларының берсе Климент Воремович Ворошиловның пальтосын (1935), шулай ук 1941-1942 елларда Казанда Генштабның югары махсус мәктәбенең разведка кафедрасы җитәкчесе булган Бронетанк гаскәрләре маршалы Павел Семенович Рыбалконың шәхси әйберләрен билгеләп үтәргә кирәк.
Экспозиция сугыш һәм сугыштан соңгы чор плакатлары белән тулыландырылган.