Мәдәниятләр дуслыгы символы – бүләкләр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Мәдәниятләр дуслыгы символы – бүләкләр, 0+

эш Режимы

дш ял көне
сш-пҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты100 ₽
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Күргәзмәдә Россия Федерациясе төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләр вәкилләренең дипломатик бүләкләре тәкъдим ителә. Бу 100 декоратив-кулланма сәнгать әйберләре: вазалар һәм статуэткалар, кораллар, рәсем һәм графика, келәмнәр һәм милли костюмнар. Күргәзмәнең бизәге Россия, Малайзия, Япония, Согуд Гарәбстаны корал сәнгате үрнәкләре.

Татарстанның дипломатик мөнәсәбәтләре, аның мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлеге тарихы соңгы 30 ел дәвамында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында ТР Беренче Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиевның бүләкләре фонды һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты тарафыннан 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр тапшырылган бүләкләр белән яхшы чагылдырылган. Бу – Татарстан Республикасына югары делегацияләр визиты вакытында бирелгән дипломатик бүләкләр.

Татарстан Республикасы башлыклары бүләкләре фондыннан «Мәдәниятләр дуслыгы символы – бүләкләр» күргәзмәсе «Дөньяга ачык» күргәзмә циклын дәвам итә, аның беренче күргәзмәсе 2020 елда узды.