Беренче кадр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Беренче кадр, 0+

Эш режимы

дш-пнҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты250 ₽
Ташламалы керү билеты200 ₽
Пушкин картасы буенча билетот 200
18 яше тулмаган балалар  — түләүсез

Пушкин картасы буенча билет алу

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

«Беренче кадр» — «Бертуган Васильевлар остаханәсе» иҗат үзәге һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының уртак проекты. Экспозиция сезне кинематограф чоры барлыкка килү, шулай ук һәркайсы үзенең «беренче кадрын» ясаган һәм кино барлыкка китерү вакытын якынайткан күп кенә уйлап табучылар иҗаты белән таныштырачак.

Экспозициядә йөздән артык оригиналь прибор тәкъдим ителә. Бу зур булмаган анимация кисәкләрен карарга мөмкинлек бирә торган аппаратлар, проекцион тылсымлы фонарьлар, күләмле сурәт күрсәтү өчен стереоскоплар, оптик уенчыклар һәм башкалар. Аларның барысының да борынгы грек телендә фәнни исемнәре булган: Тауматроп, Фенакистископ, Зоотроп, Праксиноскоп. Кинематография барлыкка килгәнгә кадәрге чорда уйлап табылган җайланмалар белән күргәзмәнең интерактив өлешендә кагылырга мөмкин.