Иконадан соң: Благовещение - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Иконадан соң: Благовещение, 0+

Эш режимы

дш-пнҗ 10:00 — 18:00
җм 11:00 — 20:00
шм-якш 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты200
Ташламалы керү билеты150
18 яше тулмаган балаларга керү түләсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Күргәзмәгә Сергиев Посад, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан шәһәрләреннән килгән заманча рәссамнарның ачык бәйге барышында сайлап алынган эшләре тәкъдим ителә. Эшләрнең бер өлеше махсус шушы күргәзмә өчен иҗат ителә. Авторлар арасында атказанган сәнгать эшлеклеләре дә, исемнәре әлегә киң танылу алмаган яшь авторлар да бар.

Эшләр төрле техникада башкарылган: рәсем һәм графикадан алып мозаика һәм витражларга кадәр. Аларның барысын да уртак тема – Благовещение вакыйгасын интерпретацияләү – Архангел Җәбраилнең Мәрьям анага яхшы хәбәр җиткерүе белән берләштерә. Күп гасырлык сәнгать традициясенә таянып, авторлар Изге Китаптагы мәңгелек сюжетны кабул итүләрен заманча сәнгать теле белән «сөйләп» бирә. Еш кына рәссамнарның эшләре модага иярү генә түгел, ә җитди рухи эзләнүләргә әверелә.

Күргәзмәне «Казан Кремле» музей – тыюлыгы фондларыннан Благовещение темасына XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы иконалары тулыландыра һәм рәсем сәнгатендә дәвамчанлыкны ачык күрсәтә.

Күргәзмә «После Иконы» арт-берләшмәсе белән берлектә үткәрелә, ул заманча христиан сәнгатендә яңа сәнгать чаралары һәм сәнгатьлелек эзләүгә багышлана.