14.07.2025 - 30.09.2025
Кояш – сары, диңгез – зәңгәр, үлән – яшел. Без барыбыз да әйләнә-тирә дөньяны төрле төсләрдә күрергә күнеккән, уйлап кына карагыз әле, төсләрне күреп кенә түгел, мәсәлән, ишетеп һәм тотып карап була. Ә төсләрне беркайчан да күрмәгән кешеләр аларны ничек күз алдына китерә? Бер төсне икенчесеннән ничек аера һәм ничек хис итә?
«Салават күпере эчендә» күргәзмә проекты кураторы, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, начар күрүче композитор Артем Сахнов ярдәме белән әлеге һәм башка катлаулы сорауларга җавап табарга тырышачакбыз. Махсус бу проект өчен Артем музыканы тышкы тасвирлауларга һәм үзенең төс турындагы тойгыларына һәм күзаллауларына таянып язган. “Яшел төс нәрсәгә охшаган?”
“Ни өчен “ак тавышны” нәкъ менә “ак” дип атыйлар?”
“Кызыл төстән роза исе килүе хакмы?”
Образлар эзләүдән авазлар туа. Күргәзмә кысаларында һәр аерым киңлектә салават күпере төсләре җанлана, ә физик предметлар аларны сизелерлек итә. Төсләрне күрергә генә түгел, ә ишетергә һәм тоярга да мөмкин.
Безнең әйләнә-тирәдәге дөнья яңгырый. Тормышның бу симфониясен йотлыгып тыңлагыз. Сез тонык һәм куе-җете, нәфис һәм ачык якты, җылы һәм салкын төсмерләрнең барысының да урыннарын табарсыз.
Күргәзмә Гавам урыннары каморларында урнашкан
Керү ирекле