30.05.2025 - 14.09.2025
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееКасса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла
Керү билеты | 250 ₽ |
Ташламалы керү билеты | 200 ₽ |
Күргәзмәдә Анастасия Бузунееваның сәнгать эшләре, Ирина Зубцованың автор курчаклары, шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан татар милләтенең декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителә.
Анастасия Бузунеева – Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Яшьлеген ул Урта Азиядә, Төрекмәнстанда уздыра, анда матур төсмерләргә һәм бизәкләргә мәхәббәт сеңдереп кенә калмый, күп санлы төрки халыкларның костюм үзенчәлекләре белән дә таныша. Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында алган белеме, мультипликация, реставрация, сценография өлкәсендәге эш тәҗрибәсе рәссамның, аңа хас якты колоритлы, якты һәм ышанычлы стилен формалаштыра. Аның эшенә билгеләнгән әсәрнең темасын, костюм үзенчәлекләрен, халык риваятьләрен һәм әкиятләрен, һөнәрләрен тирәнтен өйрәнү хас. Анастасия Бузунеева берничә серия картиналар иҗат итә, алар арасында «Сөембикә биюе», «Казан өстендә таң», «Татар халкы зирәклеге» дип аталганнары бар. Хәзер ул күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк «Борынгы төрки хәзинәләр» сериясе өстендә эшли.
Декоратив-гамәли сәнгать остасы Ирина Зубцова автор курчакларын ясауга психолог һөнәре аша килә. 1996 елдан хәрби тәҗрибә кичергән кешеләр белән эшләп, ул әкренләп сәнгать белән шөгыльләнә башлый. Һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен «фарфор кою», «чигүче» белгечлекләрен үзләштерә, рәсем сәнгатен һәм скульптураны өйрәнә. Күргәзмәдә аның татар һәм көнчыгыш мәдәниятен чагылдырган этник стильдәге әсәрләре күрсәтеләчәк, аларның һәрберсе уникаль һәм кабатланмас.
Ике рәссам да Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Аларның эшләре шәхси һәм музей тупланмаларында саклана.
«Борынгы төркиләрнең хәзинәләре» күргәзмәсе «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән этнография әйберләре белән тулыландырылды.