26.08.2025-28.09.2025
Гавами бинасының күргәзмә залларыКерү билеты | 350 ₽ |
Ташламалы керү билеты | 250 ₽ |
18 яше тулмаган балалар (шәхси килгәндә) | Бесплатно |
18 яше тулмаган балалар (төркем белән килгәндә) | 150 ₽ |
«Якутия хәзинәләре. Казан-2025» күргәзмәсе Саха (Якутия) Республикасының уникаль мирасын бөтен мәһабәтлеге белән тәкъдим итә
Экспозициядә тарихи һәм сәнгати кыйммәткә ия булган кыйммәтле металлар һәм ташларның уникаль туланмасы, Саха (Якутия) Республикасы дәүләт фондының кыйммәтле металлар һәм ташларыннан ясалган зәркән һәм кул эшләре аерым урын алып тора.
Экспозициянең үзәк объектларының берсе һәм ике республика арасында дуслык һәм мәдәни алмашу символы булып авырлыгы 69,87 карат булган уникаль алмаз тора, ул 2020 елда «Юбилейная трубка» чыганагында табыла. Әлеге экспонат күргәзмәдә беренче тапкыр тәкъдим ителде. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.
Шулай ук күргәзмәдә саха халкының бай мәдәнияте һәм тарихы белән танышырга мөмкин булачак. Экспозициягә якутларның борынгы ышануларын һәм мифологиясен чагылдырган артефактлар, традицион костюмнар һәм бизәнү әйберләре, мамонт сөягеннән ясалган уникаль эшләнмәләр, көмеш бизәнү әйберләре, шулай ук атаклы якут алмазлары, бриллиантлар һәм кыйммәтле саф металлар керә.
Ем. Ярославский исемендәге Төньяк халыклары тарихы һәм мәдәнияте Якут Дәүләт Берләшкән музее коллекциясеннән Якутиянең талантлы осталары ясаган көмештән эшләнгән зәркән әйберләр белән таныштыра.
«Якутия хәзинәләре» күргәзмәсе – ул сәнгать предметларын күрсәтү генә түгел, ә үзенчәлекле халыкның мәдәниятенә һәм традицияләренә тулысынча чуму.