26.08.2025-14.12.2025
Ислам мәдәнияте музееҖомга көнне 11:30-13:15 тәнәфес
Касса эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала ябыла
Керү билеты | 250 ₽ |
Ташламалы керү билеты | 150 ₽ |
Күргәзмә кунакларны коллекциянең татар китап мәдәниятен чагылдырган иң кызыклы әйберләре белән таныштыра: XIV – XIX гасыр кулъязмалары, Казан Коръән басмалары, XVIII-XX гасыр башы татар дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләре әсәрләре, уку әдәбияты, ХХ гасыр башы вакытлы матбугаты, әдәби әсәрләрнең татар теленә тәрҗемәләре.
Борынгы кулъязмалар арасында иң зур кызыксынуны Әл-Бохариның 1384 елгы «Әл Җәмигъ әс-сахих»ы тудыра. Бу хәдисләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләре җыентыгы моннан 640 ел элек Бохарада күчереп язылган һәм татар дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Ш. Мәрҗани китапханәсеннән алынган.
Казан Коръәннәренең сирәк басмалары татар фикер ияләре һәм педагоглары (Г. Утыз-Имәни, Р. Фәхретдинов, К. Насыйри, М. Бигиев) әсәрләре белән тулыландырыла, ә татар поэзиясе һәм драматургиясе классиклары (Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан) әсәрләре Л.Н. Толстой, Д. Дефо, А.С. Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре һәм XIX – XX гасырлар чигендәге вакытлы матбугат белән янәшә тора.