Татарстан гаиләләре тарихы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Татарстан гаиләләре тарихы

Күргәзмәдә безнең төбәктә күп еллар дәвамында яшәп буыннан-буынга күчә-күчә Татарстанның үсеше һәм чәчәк атуы хакына барлык күңелләрен биреп хезмәт иткән династияләр тарихы. Күргәзмә XVIII гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгын колачлый. Экспозициядә тәкъдим ителгән экспонатлар сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр династияләре, дөньякүләм танылган галимнәр, мәдәният һәм дәүләт эшлеклеләре, шулай ук республикабызның сәнәгать, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүче һәм фәнни эш белән шөгыльләнүче гаиләләре турында сөйли.

АЛАФУЗОВЛАР

Казан эшмәкәрләре гаиләсе.

Алафузовлар династиясенә нигез салучы Иван Иванович (1837-1891 еллар) Санторини утравыннан күчеп килгән грек гаиләсеннән чыккан. Сәүдә юллары кисешкән урында урнашкан шәһәрнең сәүдә-сәнәгать потенциалын дөрес бәяләп, ул 1856 елда Казанда төпләнә. Беренче чиратта, биредә аны төбәк өчен традицион булган тире эшкәртү кызыксындыра, ләкин эш киңәя һәм аңа җитен игү-туку һәм постау фабрикасы өстәлә. Иван Алафузов предприятиеләре продукциясе Россия армиясенә китерелә, Европа илләренә һәм АКШка экспортлана, Идел буе, Урал, Себер буйлап таратыла.

Эшмәкәрнең җитештерү биналары Казанның Адмиралтейство бистәсендә урнашкан була. Аның исеме әлегә кадәр шәһәрнең хәзерге Киров районы топонимикасында язылган, анда «Алафузов театры» иҗтимагый һәм мәдәни бинасы эшли, шулай ук Совет елларында да эшләгән Җитен комбинаты биналары урнашкан. Алафузовларның җитештерү биналары Казан адмиралтействосы ябылганнан соң бөлгенлеккә төшкән шәһәр районына яңа тормыш бирәләр. XIX гасырның икенче яртысында алар бистә халкын эш белән тәэмин иткәннәр, җитештерүне даими рәвештә киңәйткәннәр. Нәселле Мактаулы гражданин Иван Иванович Алафузов бөтен Казан елга аръягын сәнәгый реконструкцияләүгә нигез сала.

Алафузовларның предприятиеләре эшчеләргә игътибарлары белән аерылып торалар. Алар каршында хастаханә һәм профилакторий, сабыйлар йорты – балалар бакчасы булган, шулай ук картлык һәм имгәнүләр буенча пособиеләр түләнгән.

Казанда эшмәкәрлек Иван Иванович Алафузовның, шулай ук аның абыйлары Николай, Григорий, Леонид һәм Антонның гаилә эшенә әверелә. Соңрак гаилә эшен Иван Ивановичның һәм аның икенче хатынының үги кызы Людмила дәвам итә. Ул тегү производствосы белән идарә иткән.

Казанның Адмиралтейство бистәсен сәнәгый яктан үстерүдән һәм анда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итүдән тыш, Алафузовлар хәйриячелек белән күп шөгыльләнгәннәр. Алар үз акчаларына ярлылар һәм ятимнәр өчен приют ачканнар, аз керемле студентларны асраганнар, башлангыч мәктәпләр төзегәннәр. Алар Казан кешелекле җәмгыятенең байлар йорты каршындагы эшчеләргә пособие акчаларын, чиркәүләр төзүгә, шулай ук Мариин хатын-кызлар кул эшләре мәктәбе биналарын төзүгә иганә иткәннәр.

1900 елда И.И. Алафузовның варисы Людмила Алафузова вакытында Александр II исемендәге белем бирү йорты ачыла.  Бу зур, архитектура формалары буенча бай бина иде, анда һәвәскәр театр төркемнәре үз спектакльләрен куя ала иде. Бина кирәкле инвентарь һәм музыка кораллары белән җиһазландырылган. Бинаны Алафуз сарае яки алафуз театры дип атаганнар. Совет елларында бина Зареченск Эшчеләр театры буларак үз функцияләрен үтәвен дәвам итә. 1924 елда Алафузов театры эшчеләр сарае, аннары җитен комбинаты клубы буларак Профсоюзлар карамагына күчә. Бүген бу уникаль бина үз тарихының иҗат һәм яшьләр белән бәйле яңа этабын кичерә.

АЛКИНнНар

Татар дворян гаиләсе вәкилләре, XX йөзнең беренче яртысында күренекле иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшлеклеләре.

Алкиннар гаиләсе үз тамырлары белән Алтын Урда чорына бәйле булырга мөмкин. Династия вәкилләре XIX гасыр башыннан ук шактый яхшы билгеле. Алар килеп чыгышлары белән Сембер губернасының Буа өязеннән дип исәпләнелә. Шаһиәхмәт Мөхәммәд улы Алкин (1812-1878 еллар) титуляр киңәшче чинында хезмәт итә. Коллеж киңәшчесе, шулай ук полиция приставы була. III дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

Аның улы Сәетгәрәй Шаһиәхмәт улы Алкин (1867-1919 еллар) Казанда танылган укытучы һәм адвокат, татарлардан беренче ышанычлы присяжный була. Гасырлар чигендә ул үзен Казанның иҗтимагый тормышында бик актив күрсәтә. Шәһәр Думасының юридик, театр һәм училище мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссияләренә халык вәкиле буларак керә. С.Ш. Алкин «Казан мохбире» («Казанский вестник») газетасын чыгаруны тәкъдим итүче була һәм 1905-1911 елларда аның мөхәррир вазыйфасын башкара. Ул шулай ук I, II һәм III Бөтенроссия мөселман съездларында катнаша. «Иттифак әл-мөслимин» дип аталучы беренче Бөтенроссия мөселман партиясенә нигез салучыларның берсе.

1906 елда С.Ш. Алкин Казан губернасы вәкиле сыйфатында Россия империясенең Дәүләт Думасы депутаты була. Татар халкының сәяси һәм мәдәни үсешен яклап, ул мөселман депутатларын аерым мөселман фракциясенә берләштерүгә ярдәм итә. 1906 елның 10 июлендә С.Ш. Алкин, Думаны таратуга каршы протест белдереп, мөселман фракциясенең башка әгъзалары белән бергә «Выборг өндәмәсе»нә кул куя. Моның өчен кулга алына, 3 айга төрмәгә утыртыла һәм сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Ул 1917 елда яңадан сәяси тормышка кушыла, шул исәптән Россия мөселманнарының I Бөтенроссия корылтаенда (1917 елның май аенда) мәдәни-милли автономия нигезләре турында доклад белән чыгыш ясый.

Аның улы, Ильяс Сәетгәрәй улы Алкин (1895-1937 еллар) – Идел буенда самодержавиене бәреп төшергәннән соң булган давыллы чорның төп фигураларының берсе. 1915 елдан, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, ул хәрәкәттәге армия сафларында прапорщик дәрәҗәсендә була. Бу елларда И.С. Алкин сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә, меньшевиклар партиясенә керә, әмма соңыннан социалист-революционерларга кушыла. 1917-1918 елларда вакытлы Бөтенроссия мөселман хәрби советы – «Хәрби шура» оештыручыларның берсе була һәм рәис вазыйфасын башкара. Шул ук вакытта эчке Россия һәм Себер мөселманнарының вәкиллекле органы булган Милли Мәҗлес (Милли Җыелыш) депутаты, Идел буе һәм Урал буе автономиясенең гамәлгә ашырылмаган проекты – Идел – Урал штаты депутаты була, шулай ук Урал-Идел штатын гамәлгә ашыру буенча коллегиясенә керә.

Мөселман социалистик блогы кысаларында Ильяс Алкин Бөтенроссия оештыру съездында катнашу өчен делегат итеп сайлана. 1918 елда, большевиклар Хәрби Шура эшчәнлеген тыйганнан соң, И.С. Алкин – Комуч (оештыру җыелышы әгъзалары комитеты) әгъзасы була. Әмма 1919 елда ул Совет хакимияте ягына күчә. 1920 елда кулга алына, ләкин азат ителә һәм Сталин белән очрашудан соң көнчыгыш эшчеләренең Коммунистик университетында эшли башлый. 1920-1930 елларда Ильяс Алкин Мәскәүдә фәнни һәм педагогик хәзмәттә була. 1937 елда Зур совет дөнья атласы фәнни-тикшеренү институтының Урта Азия карталары корректоры эшен башкара. Шул ук елда кулга алына һәм нигезсез репрессияләнә. 1937 елның 27 октябрендә атып үтерелә.

Сәйфетдинов А.К. Мәрҗани. Киндер, акрил. 2018 ел. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Ш. Мәрҗани язмалары. Казан, XX гасырның икенче яртысы. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Фәхретдинова Н.Н. Ш. Мәрҗани портреты. Казан, 2004 ел. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Ш. Мәрҗани нәселенең гаилә архивыннан Вәли (…?) әфәнденең гаиләсе белән кабинет портреты. С.И. Иванов фотографиясе. Казан, 1911 ел. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Ш. Мәрҗани оныгы Апанаева Гайшә Габдулла кызының кабинет портреты. Казан, 1908 ел. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Ш. Мәрҗани оныклары – Һава кызларның кабинет портреты, Ш. Мәрҗани нәселенең гаилә архивыннан. Казан, 1909-1913 еллар. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Ш.Мәрҗани оныклары Гайшә һәм Фатыйма Апанаевларның кабинет портреты, Ш. Мәрҗани нәселенең гаилә архивыннан. Казан, 1908-1912 еллар. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Фотосурәт. Мәрҗани мәчетендә дини культ үткәрү. 1950 нче еллар. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
Фотосурәт. Мәрҗани мәчетенең гыйбадәт залында. 1950 нче еллар. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

МӘРҖАНИ

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889 еллар) – күренекле дин белгече, мәгърифәтче һәм беренче татар тарихчысы. Ул Казан губернасы дин әһелләре һәм мөгаллимнәре гаиләсеннән чыккан. Гаилә тарихы буенча, аның бабалары Казаннан 50 чакрым ераклыкта Мәрҗан авылына нигез салганнар – шуннан «Әл-Мәрҗани» тәхәллүсе дә. Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим имам-мөдәррис, ягъни мөгаллим, мәдрәсә җитәкчесе булган. Әтисе Баһаветдин бине Сөбхан Бохара мәдрәсәсендә белем алган һәм шулай ук мөгаллимлек эше алып барган.

Башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә алгач, Шиһабетдин күп вакытын үзлегеннән белем алуга багышлый. Ул гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә, шулай ук фәнни хезмәтләрне үзе күчереп язарга һәм иҗат итәргә тырыша. Шулай ук ул борынгы әйберләрне өйрәнгән, туган авылы янындагы борынгы каберлекләрдәге язуларны тикшергән.

Тулырак белем алырга омтылып, Шиһабетдин Мәрҗани 1839 елда мөселман дөньясында танылган Бохара мәдрәсәсендә белем ала башлый.  Ун елдан соң ул туган ягына кайта һәм Казанда алган белемнәрен тулысынча куллана алырлык вазыйфа алырга омтыла. 1850 елда Казанның беренче (Юныс) мәчете имамы була. Бер үк вакытта Шиһабетдин Мәрҗани үз мәхәлләсе мәдрәсәсендә дә укыта. Бирегә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан татар егетләре килгән. Аның мәгариф системасын реформалаштыруга омтылышы Казанның дөньяви һәм дини элитасы белән каршылыклар китереп чыгара, бу вакытлы читләшүгә китерә.

Шуңа да карамастан, Мәрҗанинең абруе һәм белемнәре күренекле татар җәмәгать эшлеклеләре һәм дин белгечләре арасыннан сызып ташларга мөмкинлек бирми. Ул Казанда бердәнбер Коръән белгече булып санала һәм барлык Казан басмаларының текстларын тәңгәллеккә тикшерә. 1867 елда Идел буе һәм Урал буе мөселманнарының Диния нәзарәте Мәрҗанине Казанның ахуны һәм мөхтәсибе итеп билгели.

Шиһабетдин Мәрҗанине татар тарих фәненә нигез салучы дип атарга мөмкин. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты хәзер юкка гына аның исеме белән аталмаган. Аның тарихи хезмәтләре арасында «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» яки «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдалы мәгълүматлар» аерылып тора. Ул, эпиграфика һәм нумизматика мәгълүматларын, гарәп, фарсы һәм төрки чыганакларны, халык риваятьләрен кулланып, татар халкының борынгы заманнардан бирле булган тарихын тасвирлый. Ул татар этнонимын куллануны нигезли, аны Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары аша халык тарихы белән бәйли.

Мәгърифәтче буларак, Шиһабетдин Мәрҗани татар мәгариф системасында дөньяви фәннәрне киңәйтү, татар халкының милли үзаңын тәрбияләү, хәзерге цивилизация казанышларын үзләштерү яклы була. Ул беренчеләрдән булып үзенең фотопортретын ясарга ризалаша, замандашлары-татарларга фотога төшәргә юл ача.

Мәгърифәтче 1889 елның 18 апрелендә вафат була, кабере Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратында урнашкан. Шиһабетдин Мәрҗанинең токымнары әлегә кадәр Татарстанда яшиләр.

АПАНАЕВЛАР

Казан сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре гаиләсе, җәмәгать хезмәтчеләре, зур хәйриячеләр.

Апанаевлар гаиләсе ике гасыр дәвамында Казан татар җәмгыятенең элитасын тәшкил итә. Мәшһүр гаиләнең озак тарихы XVII гасырда ук Апанай Хафиз исемле уңышлы сәүдәгәрдән башлана. Аның улы Исмәгыйль Апанаев инде тире, йон, күн сату белән шөгыльләнә иде. Акрынлап Сәүдә капиталы үсә. Һәм тиздән ул Казанның Гостиный двордагы үз кибетендә Кытай һәм Фарсы тукымаларын сата башлый. Сәүдә эшләре белән генә чикләнмичә, Исмәгыйль Апанаев 1782 елда төзелгән татар ратушасы эшендә катнаша.

Исмәгыйль Апанаевның уллары династиянең төрле ыруларына нигез сала башлыйлар. Муса Исмәгыйль улы Апанаев (1766-1827 еллар) 1 нче гильдия сәүдәгәре була һәм Кытай белән сәүдә итә, ике күн заводы хуҗасы була, шулай ук йорт хуҗасы була. Ул вөҗдан суды судьясы буларак та чыгыш ясый, җинаять палатасында хезмәт итә һәм Казан шәһәре магистраты әгъзасы була. Муса Апанаев киң хәйрия эшчәнлеге белән дан казанган. Аерым алганда, ул үз акчасына Апанай мәчете дип аталган икенче мәхәллә мәчетен тоткан.

Муса Апанаевтан аның варислары нәселе алып барыла, алар, аерым алганда, Урта Азиядә сәүдә эшләре белән актив шөгыльләнәләр. Алар арасында Габделкәрим Апанаев һәм аның балалары Мөхәммәтвәли, Мөхәммәтзакир, Габдрахман һәм кызы Бибизөһрә Апанаевлар бар. Алар барысы да хәйрия эшчәнлеге белән дә билгеле.

Габдулла Мөхәммәдйосыф улы Апанаев (1873-1937 еллар) I гильдия сәүдәгәре, ат заводы һәм утар хуҗасы, Казанның иң бай кешеләренең берсе була. Ул “Апанаевлар һәм Казаковлар Сәүдә-сәнәгать ширкәтен” оештыручыларның берсе һәм Казан губерна балалар приюты попечительлегенең мактаулы әгъзасы була. Аның кызы Гайшә Апанаева беренчеләрдән булып Югары медицина белеме алган. Гайшә Казанда яшәүче татарларның беренче гүзәле булып санала, ике тапкыр кияүдә була. Революция һәм 1930 еллар фаҗигале вакыйгаларга китерә-Габдулла Апанаев лагерьларга ябылуга хөкем ителә, ә соңыннан атып үтерелә.

Йосыф Апанаевтан (1770-1825 елдан соң) сәнәгатьчеләр тармагы башлана. Ул үзе сабын кайнату һәм күн заводлары хуҗасы була, типография тота, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә: Казан шәһәр Думасының гласные була, гражданнар һәм җинаять судларында утыра.Аның улы Исхак Апанаев 1 нче гильдия сәүдәгәре була.  Йосыфның оныклары, гаилә эшен дәвам итеп, җәмәгать тормышында актив катнашалар.

Бу нәселнең иң танылган вәкилләре арасында ике бертуганны атап була: Габдулла (1862-1919 еллар) һәм Мөхәммәдбәдретдин Апанаевлар (1867-1937 еллар).

 Габдулла Габделкәрим улы Апанаев “Мәрҗания” мәдрәсәсендә белем ала, аннары Төркиядә һәм Мисырда укый. Туган иленә кайткач, ул Печән мәчетенең имам-хатибы урынын ала һәм аның тирәсендәге җәмгыятьне үстерүгә актив ярдәм итә. Ул яңа ысуллы мәдрәсәгә нигез сала, аның өчен Габдулла Апанаев үз йортын корбан итә. 1906 елдан ул “Азат”газетасының нәшире һәм мөхәррире була. Шулай ук “Казанның ярлы мөселманнарына пособие җәмгыяте” белән җитәкчелек итә һәм аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен финанслар җәлеп итүгә ярдәм итә. Әмма Габдулла Апанаев иҗтимагый-сәяси эшлекле буларак киң танылган. Ул “Иттифак әл-мөслимин” партиясен оештыруда катнаша һәм мөселман съездларын уздыруга ярдәм итә. 1917-1918 еллардагы революцион вакыйгалар чорында Габдулла Апанаев Учредительное собраниеның большевиклар тарафыннан таратылуына каршы чыга. 1919 елда большевиклар тарафыннан тоткын сыйфатында кулга алына һәм Казанда татар запас батальоны фетнәсеннән соң атып үтерелә.

Мөхәммәдбәдретдин Габделкәрим улы Апанаев Казанның нәселле мактаулы гражданы, Мәскәүдә вәкиллеге булган I гильдия сәүдәгәре була. Хәйрияче буларак ул Александров Һөнәрчелек училищесының, Казан коммерция училищесының попечительлек советлары әгъзасы, шулай ук “ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте”идарәсе рәисе була. Моннан тыш, ул татарларның иҗтимагый-сәяси үсешендә катнаша һәм “Иттифак әл-мөслимин”партиясе эшен оештыруда катнаша. Ул татарлар өчен югары дөньяви белем бирү учреждениесе ачуны яклый. 1917 елгы революцияне кабул итми һәм эмиграциягә китә.

Апанаевларның милке совет елларында миллиләштерелә. Әмма гаилә вәкилләре әле һаман Казанда һәм илебезнең башка шәһәрләрендә яшиләр.

Күргәзмәнең темасы киң һәм Татарстан гаиләләре тарихы яңадан-яңа битләр белән тулыландырылып торачак.