Уйлап чыгарылмаган патшалыкларны эзләү… - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Уйлап чыгарылмаган патшалыкларны эзләү…, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ПНҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты200 ₽
Ташламалы керү билеты150
18 яшькә кадәрге балалар өчен шәхси килгәндә керү – түләүсез

Пушкин картасы буенча рәсмиләштерергә мөмкин

урнашу урыны

күргәзмәнең тасвирламасы

Экспозициягә борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр табылган әйберләр кертелгән: алар 15 мең ел элек Татарстан территориясендә яшәгән хайваннарның казып алынган фрагментлары һәм 1930 елларда югалган монументаль христиан архитектурасы фрагментлары.

Күргәзмәдә Татарстанның археологик хәзинәләре булган республиканың истәлекле һәйкәлләрендәге төрле еллардагы археологик казу эшләре вакытында табылган уникаль әйберләр күрсәтелә. Күргәзмә хронологиясе таш чорыннан (XV-IX мең ел элек) хәзерге археологиягә (XX гасыр башы) кадәр чорны үз эченә ала. Бүлекләр һәм темалар Татарстанның, Идел буе һәм Көнчыгыш Европаның борынгы, урта гасыр һәм яңа тарихындагы төп вакыйгалар һәм күренешләр белән бәйле.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышлана. Күргәзмә проектының партнерлары булып «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан Республикасы археология музее тора.