Юкә тавының ак лачыны - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Режим работы

ДШ-ПНҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты100 ₽
18 яшькә кадәрге балалар өчен – түләүсез

РАСПОЛОЖЕНИЕ

күргәзмәнең тасвирламасы

Күргәзмәдә рәссам, Кыргыз Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ринат Хәнәфиев картиналары тәкъдим ителә. Экспозиция аның аерым циклына – «Юкә тавында урнашкан шәһәргә» багышлана. Ул хәзерге Чистай шәһәре янында урнашкан Идел буе Болгарларының борынгы шәһәре Юкә тавы турында.

Хәнәфиев картиналары детальләр, символлар, аллегорияләр белән тулы. Аларда тиз тормыш өермәсендә җылы Азиянең ачык төсләре һәм төньяк киңлекләрнең лирик назлылыгы үрелеп бара, тамашачылар алдында нәфис гыйбрәтле хикәяләр һәм халык риваятьләре, көнчыгыш дастаннары һәм татар легендалары рәвешендә ачыла.

Юкә тавы, яхшы ныгытылган һәм күп халык яшәүче шәһәр. Ул тире сәүдәсе үзәге һәм Идел буе Болгарының көнчыгыш капкасы була. Шулай ук Кама елгасы аша кичүләрне контрольдә тота. Аның керамика җитештерүе аеруча аерылып тора, ул археологиядә хәтта аерым «Юкә тавы тибындагы» керамика исемен ала һәм VIII-IX гасырларда Дон һәм Азов буендагы салт-маяк (Хәзәр) мәдәниятенә барып тоташа. Монгол чорына кадәр үк шәһәр Түбән Каманың мөһим мәдәни һәм икътисади үзәге була. Юкә тавы 1236 елда Батый гаскәрләре тарафыннан җимерелгәннән соң исән калган берничә Кама аръягындагы Болгар шәһәрләренең берсе, ә XIV гасырның икенче яртысыннан Юкә тавы кенәзлегенең үзәгенә әверелә. Кама аръягының зур территорияләрен икътисади һәм сәяси контрольдә тотуын дәвам итә. Юкә тавының зур шәһәр буларак «сүнү» чорын тарихчылар якынча XIV гасыр ахырыннан XV гасыр башына кадәр билгели.