“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр, 0+

22.02.2024 – 29.09.2024

ЭШ РЕЖИМЫ

дш ял көне
сш-ПНҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сгате тәмамланырга 30 минут алдан ябыла

Бәясе

Керү билеты350 ₽
Ташламалы керү билеты250
18 яшькә кадәрге балалар өчен шәхси килгәндә керү – түләүсез

Пушкин картасы буенча рәсмиләштерергә мөмкин

урнашу урыны

Это изображение имеет пустой атрибут alt; его имя файла - ermitazh-map.png

күргәзмәнең тасвирламасы

Сәнгатьтә алдавычлар – ул тамашачыга шулкадәр виртуоз итеп бирелгән иллюзор сурәтләр, ул аларны чынбарлык дип кабул итә.

Алдавычлар караучының күзаллаулары белән уйный, яссылыкны күләмле, якынны ерак, ә җансызны тере итеп күрсәтә. Бу «алдау»ның бер мөһим үзенчәлеге бар: аны сизеп алып була, бары тик игътибар белән генә карарга кирәк.

Барлык экспонатлар тышкы чынбарлык белән «алдый» һәм шул ук вакытта башкару осталыгы белән мавыктыра.

«“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе – балалар өчен уен зоналары, хуш исле станцияләр, мультимедия һәм тактиль станцияләр белән гадәти булмаган сәнгать дөньясы, анда күрсәтелгән экспонатлар сәнгатьтә алдавычларны танып алып серен  чишү уенына чакыра!

Күргәзмәдә XVI гасырдан ХХ гасыр башына кадәр булга төрле алдавычлар тәкъдим ителә:

  • киңлек иллюзияләре – бу уйдырмалар киңлек һәм күләм, рельеф иллюзиясе тудыручы әсәрләр; бу алдавыч натюрмортлар, алдавыч фигуралар
  • сәнгать әсәрләренә охшарга тырышу – рәсемнәр, картиналар һәм гравюралар имитациясе, миниатюралар, мозаика һәм камей имитациясе
  • предмет дөньясы объектларына охшарга тырышу – китапларны, конвертларны, язма кирәк-яракларны имитацияләү
  • тере табигать иллюзиясе, мәсәлән, сулыкларда яшәүчеләр, үсемлекләр һәм бөҗәкләр
  • материалларны имитацияләү – таш, металл, фарфор, агач, тукымалар

Җәйге ПРОГРАММА

«“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе буенча җәйге программа. «Эрмитаж-Казан» үзәгендә көн саен диярлек интерактив экскурсияләр һәм осталык дәресләре.

Балалар өчен күргәзмә буенча АУДИОГИД һәм сәяхәтнамә

Яшь кунаклар өчен махсус балалар аудиогиды һәм сәяхәтнамә бар. Балалар өчен музейга баруны кызыклы уенга әйләндерегез!

мәктәп яшендәгеләр өчен күргәзмә буенча программа

Укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсенә чакырабыз. Яшь кунаклар мавыктыргыч, җиңел һәм кызыклы итеп сәнгатькә сәяхәт итәчәк, алдавычларның серен  чишәчәк.

Күргәзмә буенча ЭКСКУРСИяләр һәм программалар

Күргәзмә буенча экскурсияләр һәм программалар 10 кешедән  торган төркем өчен уңайлы вакытта һәм датада алдан язылу буенча үткәрелә

ял көне ПРОГРАММАсы

Һәр шимбә һәм якшәмбе сезне «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе программаларында көтәбез»

Программа һәм шимбә һәм якшәмбе 14:00 сәгатьтә алдан язылу буенча үткәрелә

Экскурсия җомга- якшәмбе 16:00 сәгатьтә алдан язылу буенча үткәрелә

Өстәмә мәгълүмат алу, программаларга һәм экскурсияләргә язылу өчен телефон номеры: +7 (843) 567-80-32+7 (843) 567-80-34

Күргәзмә буенча экскурсияләр һәм программалар 10 кешедән  торган төркем өчен уңайлы вакытта һәм датада алдан язылу буенча үткәрелә

ПУШКИН КАРТАсы

Пушкин картасы белән «“Үз күзләреңә ышанма”. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсенә килегез. Күргәзмәгә билет алып – сәнгать әсәрләре арасында алдавыч әйберләрнең серен чишегез.

Пушкин картасы убенча билет алу

СУВЕНИРлар

Дәүләт Эрмитажының сувенир продукциясен һәм күргәзмәнең махсус мерчын сатып алыгыз: шоппер-сумка, блокнот, карандаш, стикерпак, каталог һәм киоскның чикләнгән коллекциясеннән хуш исләр.

дәүләт эрмитажы ЛЕКТОРИе

Дәүләт Эрмитажы лекторие 2024 елда
Дәүләт Эрмитажының әйдәп баручы хезмәткәрләреннән Казанда лекцияләр

ИНКЛЮЗИВ ПРОГРАММалар

  • Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен экскурсияләр

Күргәзмә буенча күрмәүче һәм начар күрүче кунаклар өчен экскурсияләр үткәрелә. Махсус 4 капшап карау мөмкинлеге булган станция әзерләнгән, алар күргәзмәгә килүне тагын да уңайлырак итә.

Язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-22 (урыннар саны чикләнгән).

  • Рус кул ишарәләре телендә җыелма төркемнәр өчен экскурсияләр

күргәзмәләргә түләүсез керү көннәре

  • Һәр айның беренче сишәмбесендә күргәзмәне түләүсез билетлар буенча карарга мөмкин.
  • Сеанслар 10:00 сәгатьтә башлана һәм 15 минут саен кабатлана.
    Соңгы сеанс 17:00 сәгатьтә.
  • Сеанска иҗ күбе 40 кеше кертелә. Сез түләүсез билетларны сайтта яки кассаларда ала аласыз
  • Бер сеанска билетлар саны – 30: аларның 10сы музей сайтында һәм 20се кассада.
    Экспозициягә керү билетларда күрсәтелгән вакыт буенча башкарыла.
  • Билетларны түләүсез керү көнне генә рәсмиләштерергә мөмкин.
  • Күргәзмәләргә билетсыз кереп булмаячак.
    Музейларга килгәндә бу хакта алдан кайгыртуыгызны үтенәбез.

* Игътибар итегез, түләүсез килү көне кичектерелергә мөмкин.

тулырак МӘГЪЛҮМАТ:

+7 (843) 567-80-32
+7 (843) 567-80-34
hermitage@kazan-kremlin.ru

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)